Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрле ил җитәкчеләре Һиндстандагы очкыч казасы сәбәпле кайгы уртаклаша


Һиндстанда 158 кеше үлеменә китергән очкыч казасы сәбәпле, күп ил җитәкчелеге һиндларның кайгылары белән уртаклашты

Һиндстандагы Кушма Штатлар илчесе Тимоти Роумер үлүчеләр арасында шактый бала булуы бик үкенечле, диде очкычта 20-гә якын бала булганны исәпкә алып.

Шулай ук Бөекбритания, Русия, Бангладеш, Кытай, Пакстан җитәкчелеге Air India Express ширкәтенең "Боинг-737" казасында үлүчеләрнең туганнарының кайгыларын уртаклашты.

Шимбә иртән Дубаидан килүче очкыч Мангалор һава аланына төшәргә җыенганда казага очрады. Барлыгы 8 кеше исән калды. Каза сәбәпләре әлегә ачыкланмаган.
XS
SM
MD
LG