Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Распадская” шахтасында хәбәрсез югалганнар исәбенә кергән 1 кешенең мәете табылган.


Кемерово өлкәсе “Распадская” шахтасында 24 хәбәрсез югалган дип саналган шахтерларның берсенең мәете табылган.

Шулай итеп, 9 майда шахтада булган шартлауда үлүчеләрнең саны 67-гә җитте.

Үлгән шахтерның мәетен коткаручылар шахтаның түбән өлешендәге авышлыкта тапкан. Метан тупланышы югары булу һәм яңа шартлаулар куркынычы сәбәпле башка җирдә эзләү эшләрен дәвам итү әлегә мөмкин түгел.

Шимбә Русиянең берничә шәһәрендә Кузбасс шахтерларына теләктәшлек белдереп пикетлар узды. Анда катнашучылар фикеренчә, ил һәм төбәк җитәкчелеге “Распадская”дагы хәлләр өчен җаваплылык тотарга тиеш.
XS
SM
MD
LG