Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:30

Интернетның ни дәрәҗәдә мөһим һәм файдалы әйбер булуын аңлар өчен туган җирдән читтә яшәп карарга кирәк. “Пәрәвез” сәхифәсенең чираттагы чыгарылышында кунакта дүрт тел белүче Азнакай егете Азат Садриев булачак. Шушы көннәрдә милләттәшебез 4 ел Америка кушма штатларында эшләгәннән соң Казанга кайтты.

Азатның океан артындагы тормышының шактый өлеше диңгездәге корабта узган. “Иксез-чиксез диңгездә бер ялгызы йөзгән кораб белән туган якны бәйләүче бердәнбер чара интернет иде”, ди Азат. Глобаль пәрәвезнең күпсанлы битләрен татарча, русча, инглизчә, төрекчә укучы полиглот милләттәшебез турында интернет һәм Америка турында сөйләштек.

Азат, Америкада яшәү дәверендә интернет сиңа ни дәрәҗәдә ярдәмгә килде?

Өйдә калган туганнар, дуслар белән аралашу өчен интернет бердәнбер тулы канлы элемтә чарасы булды. Америкада интернет бик алга киткән. Ул көндәлек тормышка, көнкүрешкә максималь дәрәҗәдә яраклаштырылган дияргә була. Һәр нәрсәне пәрәвез аша башкарырга мөмкин: очкычка билет алырга, кунакханәгә урнашырга һ.б. Америкада берәр газета, телеканал яки оешманың сайты булмауны күз алдына да китереп булмый.

Туган яктан читтә яшәүче кеше өчен интернетның кайсы хезмәте аеруча файдалы: социаль челтәр, Skype, электрон матбугат?

Иң мөһиме – аралашу чаралары. Вакытыбыз күбесенчә корабта йөзеп узды. Анда кәрәзле телефоннар тотмый. Бердәнбер аралашу чарасы – иярчен интернет иде.

Син дүрт телне камил беләсең. Хәбәрләрне төрле чыганаклардан укырга мөмкинлегең бар. Америка сайтлары яңалыкларны ничек бирә?

Фактлар факт булып кала. Әмма һәр матбугат чарасының ниндидер бер идеологиясе бар. Һәм алар фактларны шул идеологиягә төреп бирәләр. Бер мисал. Без көн дә караган CNN телеканалында мәгълүмат бик үзенчәлекле бирелә. Россия турында яңалыклар йә бөтенләй юк, йә алар бик начар яңалыклар. Россиядән хәбәр булмаса, димәк анда бар да яхшы, дип аңларга кирәк.

2008 елда Грузия-Осетия низагы килеп чыккан көннәрне без корабта идек. Берзаман бөтен халык безгә кырын карый башлады. Баксаң, CNN Русия Грузиягә каршы сугыш башлады дип күрсәткән икән. Ул көнне туганнар белән элемтәгә чыккач, “сәлам” юк, “нихәл” юк, иң беренче “Грузия белән ни булды?” дип сорадык.

Корабтагы халыкның хөрмәтен кайтара алдыгызмы соң?
Данил Сәфәров


Үзебез өчен хакыйкатьне табарга интернет ярдәм итте. Рус телле яңалыкларны укып бардык. Бу тема Америкада бик зур резонанс тудырды. Һәм безгә хәтта агрессорларга караган кебек карый башлаганнар иде инде. Ялгыш фикерләрне үзгәртергә Михаил Горбачев ярдәм итте.

Хәтерлим, CNN каналының атаклы журналисты Ларри Кинг туры эфирда аның белән элемтәгә чыкты. Ул хәлләрнең ничек булуын аңлатып бирде. Горбачев Америкада зур абруйга ия кеше. Аның сүзенә ышаналар. Шушы эфирдан соң әлеге каналда Россияне агрессор итеп күрсәтү туктатылды. Безгә карата да мөнәсәбәт үзгәрде.

Америкада чакта нинди татар сайтларын карап бардың?

“Матбугат.ру”, “Интертат.ру”, “Азатлык” радиосы сайтын. Татарстанда ниләр булып ятканын шулардан белдек. Газеталарны да укыйсы килде, тик күбесенең сайтлары юк, яки оператив яңартылмыйлар. Кемгә нинди газета ошый бит. Һәр матбугат чарасын интернетка кереп укырга мөмкинлек булырга тиеш, дип уйлыйм.

Белүемчә, “Татарстан - Яңа гасыр” каналын да интернет аша карагансыз?

Әйе, телевизор да кирәкми! Мексикада портта торган чакта очраклы рәвештә corbina.tv сайтына юлыктык. Татар каналын табып бик шатландык.

Америкадан авылга кайтып төшик. Әти-әниең, туганнарың Азнакай районында яшәп ята. Авылда интернет ни хәлдә?

Әти-әни белән телефон аша гына аралашырга туры килде. Чөнки алар өчен интернет шактый ят нәрсә. Дөрес, авылда техник проблемалар да бар, матди проблемалар да. Шуңа да карамастан, районда интернет тиз үсә. Бигрәк тә яшьләр арасында. Һәм бу мине бик шатландыра. Интернет ул җәмгыятьне алга җибәрүче чара.

Җавапларың өчен рәхмәт. Туган якка рәхим ит!

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG