Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польшага “Пэтриот” американ комплексы китерелгән


Польшага “Пэтриот” американ ракета комплекслары китерелгән. Алар белән бергә Польшага Кушма Штатларның дистәләрчә хәрбиләре дә килә.

НАТОга кергән ике ил әгъзасының килешүе нигезендә, әлеге система Мораг шәһәре базасында урнаштырылачак. Ике ел дәвамында американнар поляк хәрбиләрен әлеге комплекслар белән идарә итәргә өйрәтәчәк.

Мораг Калининградтан 60 чакрымда урнашкан. Русия үз чигеннән ерак түгел американ хәрби техникасын урнаштыруга канәгатьсезлек белдереп килде.
XS
SM
MD
LG