Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көрәш - Татарстанга PR


Иран һәм Монголия вәкилләре бил алыша
Иран һәм Монголия вәкилләре бил алыша

Татар көрәше дөнья чемпионатында Русия җыелма такымы җиңү яулады. Әлеге такымдагы татар егетләренең һәрберсе дә чемпион булды. Тик Татарстан гимны да яңгырамады, республика әләме дә күтәрелмәде.


25 яшьлек Олимжон Арслонов Казанга Фирганәдән килгән. Чемпионатта 85 кг авырлыктагылар белән бил алышты ул. Финалга үтә алмады. Билбауның ефәк булганга шууын да, хөкемдарның аның белән бергә көрәшкән һиндны әзерәк яклавын да әйтеп китте. Шулай да бу чемпионат аның күңеленә хуш килгән.

“Әгәр була калса, бик теләп икенче чемпионатка килер идем. Мин татарча көрәш алымнарын әзерәк өйрәндем инде”, ди Арслонов. Аның сүзләренчә, Казанга әлеге ярышка килеп төшүгә, аларга татарча көрәш турында видео язма күрсәткәннәр.

Үзбәкләрдә дә көрәш буыннан - буынга күчеп килә торган милли спорт төре. Төрле бәйрәмнәрдә, бигрәк тә Нәүрүз вакытында, көрәшеп җиңү зур мәртәбә санала.


Молдованнарның милли көрәшләре трента дип атала икән. Мәйданда билбау белән көрәшәбез, ди Михаил Кукул. Ул грек-рим көрәшендә халыкара хөкемдар. Молдовадан Казанга көрәшче егетләрне алып килгән.

“Безнең егетләргә көрәшү кыен түгел. Чөнки татарча көрәш грек-рим алымнарына якын. Без грек-рим көрәше белән шөгыльләнәбез. Егетләребез шуңа күрә күтәреп тә аталар, җиңәләр дә”, ди Кукул.

Кукул әйтүенчә, Молдовада милли көрәш федерациясе бар. Ә менә узган ел алар үзләрендә билбау көрәше федерациясе булдырганнар. Молдовада бар җирдә дә күпчелек очракта грек-рим алымнарына өйрәтләр икән. “Ә менә мондый ярышлар алдыннан билбаулы алымнарны әзрәк кабатлатып алабыз”, ди Кукул.

Молдованнарның Казанга беренче килүләре түгел. Узган ел алар Татарстан башкаласында БДБ илләре кубогы ярышында катнашып өченче урын алганнар.

Оештыручылар Дөньякүләм татар көрәше чемпионатында башта 20дән артык илдән вәкилләр катнашырга тиеш дип белдергән иде. Чынлыкта, 16 илдән 60тан артык көрәшче бил алышты. Көньяк Кореядан килгән кызлар үзләренең хатын-кызлар арасында үткәрелә торган милли көрәш алымнарын да күрсәтте. Дөрес, алар бәйгегә чыкмады.

Көньяк Корея кызлары келәмдә

Чемпионатта 5 төр авырлыкта бил алыштылар. Һәм һәр авырлыкта да татар егетләре чемпион булды. Русия җыелма такымы дип аталса да, анда барсы да татар егетләре иде. Шуларның икесе Татарстаннан.

85 кг авырлыктагылар арасында дөнья чемпионы дәрәҗәсен яулаган Лениз Абдуллин фикеренчә, төрле чемпионатлар, халыкара бәйгеләр бик яхшы әйбер, әмма Татарстан районнарында әлеге милли спортка игътибар җитенкерәми.

Абдуллин Һиндстан көрәшчесе Ядай белән бил алыша

“Балаларны көрәшкә тарту өчен җитәкчелектән игътибар кирәк. Хакимият башлыклары һәм спорт комитетлары булышса, балалар көрәшкә килә. Безнең кайвакыт ярышка барырга да акча булмый. Әлмәт районында, Теләчәдә көрәшне бик күтәрәләр”, ди Абдуллин.

Актанышта туып үскән Руслан Нургалиев 65 кгга кадәр аырлыктагылар арасында чемпион булды. 6 яшеннән мәйданда инде ул. “Алдагы елларда тагын да авыррак булыр, җиңел генә отулар булмас дип уйлыйм. Бөтенесе көрәш алымнарын видеога төшерә. Көндәшләренең көчле якларын ныклап өйрәнәләр”, ди Нургалиев.

Руслан Нургалиев

“Ватаным Татарстан” журналисты Илнар Хөснуллин да, тагын чемпионат үтсә, бил алышу катырак та булырга мөмкин, дип фаразлый. “Безнең татар көрәше халыкара дәрәҗәдә күтәрелеп кенә килә. Монда катнашучылар алар үзләренең милли төрләреннән чыкканнар. Әлегә зур көндәшләр түгел. Шуңа күрә монда спорт принцибы икенче планга күчә. Беренче чиратта Татарстанга һәм татар милләтенә PR ясау тора.

Татарстаннан катнашкан ике көрәшче чемпион булса да, бүләкләр тапшырганда Татарстан гимны да яңгырамады, Татарстан әләме дә күтәрелмәде. Русия гимнын уйнаттылар һәм әләмен күтәрделәр. Көрәш барган сарайда да татарча сүзләр бик сирәк ишетелде.


Илнар Хөснуллин, әгәр Русия такымы белән бергә Татарстанның үз такымы да булдырылса, башка илләрдән килгәннәрне бер-бер артлы әйләндереп салырлар һәм бил алышның кызыгы да калмас иде, дигән фикердә.

Кайбер тамашачылар Сабантуйлардагы кебек көрәш рухы да, мәйдандагыларны куәтләү һәм дәртләндерү дә булмады, ди. Көрәш барган сарайдагы урыннарның да яртысыннан күбе буш иде.
XS
SM
MD
LG