Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:33

Пекин сәүдә протекционизмына каршы торырга вәгъдә итә


Кытай тотрыклы халыкара сәүдә элемтәләре үсешенә һәм үз ил эчендә генә җитештерелгән товарларга өстенлек бирүгә каршы торырга вәгъдә итә.

Мондый белдерүне Кытай рәисе Ху Цзиньтао АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон җитәкләгән Американ вәкиллеге белән Пекинда узган сөйләшүләр вакытында ясады.

Ху Цзиньтао шулай ук Кытай эчке ихтыяҗны тотрыкландырырга һәм юань акча берәмлеге бәясе механизмын тора-бара реформалаштырырга җыенуын әйтте.

Вашингтон Пекинны юань бәясен ясалма төшерүдә гаепләп килә. Әлеге хәл АКШның Кытайга җибәрә торган товарларына сорауны киметү сәбәпле, бу Американ ягына файдалы түгел.

XS
SM
MD
LG