Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай юань бәясенә реформалар кертергә вәгъдә итә


Кытай һәм Кушма Штатлар вәкиллегенең очрашуы Пекинда шактый җылы төсмердә узды, әмма икътисад мәсьәләсендә кайбер каршылыклар сизелде. Кытай җитәкчесе Ху Цзиньтао илдәге акча берәмлеге юань бәясенә тора-бара реформалар кертергә вәгъдә итте.

Шул ук вакытта ул Пекин юаньга бәйле үзгәрешләрне әле якын тирәдә генә кертергә җыенмавын ассызыклады. Билге булганча, Кытай доллар, евро белән чагыштырганда юаньнең бәясен күтәрми. Аның түбән калуы Кытай экспортерларына зур өстенлекләр бирә һәм башка ил җитештерүчеләре өчен файданы нык киметә.

АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон һәм финанс министры Тимоти Гейтнер җитәкчелегендәге 200 кешелек американ вәкиллеге белән Кытай арасындагы сөйләшүдә бу иң мөһим мәсьәлә булып торды.

Юань бәясе мәсьәләсе ике арадагы сәүдә өлкәсендәге киеренкелек тудырудан тыш, гомуми мөнәсәбәткә дә тискәре йогынты ясый.

Әмма Кытай рәисе Ху Цзиньтао тотрыклы халыкара сәүдә элемтәләре үсешенә һәм үз ил эчендә генә җитештерелгән товарларга өстенлек бирүгә каршы торырга вәгъдә итә.

Ике як өчен дә файдалы сәүдә кирәк


АКШ конгрессы вәкилләре әгәр Пекин юань бәясен күтәрмәсә Кытай товарларын Америка базарына кертүне чикләргә чакыра.

Гайтнер Кытайда эшләүче чит ил ширкәтләренең зарлануына да борчылу белдерде.

«Бар якка да файда китерә торган ачык, глобаль сәүдә системасын булдыру безнең гомум максат булып тора. Анда һәрбер ил тигез шартларда көндәшлек итсен өчен мөмкинлекләр тудырылырга тиеш. Бу ике ил дә ачык сәүдәдән зур файда ала һәм без Кытайның әлеге өлкәдә тагын да ачыграк булуына өметләнәбез», диде ул.

Евро бәясенә карап сак эш йөртү

Шул ук вакытта Кытай сөйләшүләрне сак кына алып бара. Пекин җитәкчелеге Европадагы финанс проблемнарның киләчәген алдан ук фаразлап булмый, ди. Һәм шуңа глобаль икътисадта проблемнар чыгуыннан шүрли.

Илнең финанс министры Се Сюйжэнь евроның кинәт түбәнәюе инде Европа берлеге илләрендәге Кытай экспортына нык тәэсир итүен әйтә. Аның сүзләренчә, соңгы айда евро юаньга карата 14% төшкән. Бу исә Европа илләрендә Кытай товарларына ихтыяҗны киметә.

Шул ук вакытта Кытай АКШка югары технологияләр экспорты өлкәсендә басым ясый. Кытайның дәүләт шурасы җитәкчесе урынбасары Ван Цишань Пекинның кайчан һәм нинди тәртиптә Американың Кытайга югары технология әйберләренә чикләүләрне бетерүен беләсе килә дип белдерде.
XS
SM
MD
LG