Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТАССРның 90 еллыгын һәркем үзенчә билгели


ТАССРны оештыру корылтаенда катнашучылар, 1920 ел.
ТАССРны оештыру корылтаенда катнашучылар, 1920 ел.

Татарстанда ТАССР төзелүнең 90 еллыгына багышлап төрле чаралар бара. Рәсми даирәләр Советлар республикасы һәм яңа заманга бәя биргәндә, милләтчеләр борынгы чорларга ишарәли.


Казанда ТАССРның 90 еллыгына багышланган укучылар конференциясе, Мәскәүдә тантаналы кичә үтте инде, ай буе мәгълүмат чараларында бу дата уңаеннан тапшырулар, мәкаләләр чыга. Әмма юбилейга багышланган чараларның иң зурысы Казанда бу атнада булачак.

27 майда Казанның Зур концертлар залында Татар Автоном Совет Социалистик Республикасының 90 еллыгы уңаеннан Татарстан Дәүләт шурасының тантаналы утырышы булырга тиеш. Бер көн алдан, 26 май көнне, галимнәр һәм сәясәтчеләр Фәннәр Академиясендә ТАССР тарихына һәм бүгенге көнгә фәнни бәя бирәчәк. Шушы темага багышлап зур конференция үтәргә тиеш. Бу җыенны Татарстан Дәүләт шурасы, Тарих институты һәм Фәннәр Академиясе оештыра.

Аерым алганда, конференциядә СССРда дәүләт төзелеше, Советлар заманында ирешелгән фәнни һәм мәдәни казанышлар турында чыгышлар ясалачак. Шулай ук, чарада “Бүгенге Русиядә дәүләт һәм федераль мөнәсәбәтләр торышы” кебек темага да фикер алышу планлаштырылган.

Әлеге җыенга Русиядә танылган шәхесләр чакырылган, мәсәлән Казанда Этнология институты башлыгы Валерий Тишковны, 90нче еллар башында Русиядә төбәкләр сәясәтен алып барган Сергей Шахрайны көтәләр.

Бу чараның максаты – республиканың үткәне турында гына түгел, бүгенге хәле турында да сөйләшү, киләчәккә үсеш тенденцияләрен билгеләү, дип әйтелә матбугат өчен әзерләнгән рәсми кәгазьдә.

Татар дәүләтчелеге тарихы

Милләтчеләр исә татар дәүләтенең тарихын 90 ел белән генә чикләмәскә чакыра. ТАССР төзелүнең юбилее уңаеннан Мамадыш районында борынгы кирмәндә татарның дәүләтчелегенә багышланган махсус чара узачак.

Казан ханлыгы егылгач, татарлар шушы җирләрдә ныгытма төзеп, тагын дистә ел Явыз Иван гаскәрләре белән сугышып яткан, дип әйтә тарихчылар.

Мамадышта яшәүче тарихчы Дамир Галимҗанов тырышлыгы белән кирмән диварлары янында рәсми очрашу үткәреләчәк. Бу чара татар дәүләтенең борыңгы булуын күрсәтү, әлеге кирмәнне таныту һәм аны алга таба торгызу максатыннан да оештырыла.

Әлеге башлангычны Мамадыш шәһәре башлыгы Рөстәм Калимуллин һәм республика парламентына бу төбәктән сайланган депутат Тәлгат Абдуллин яклап чыкты, дип хәбәр итте тарихчы Дамир Галимҗанов.

Тарихи белешмә

ТАССРның 90 еллыгына багышланган рәсми интернет сәхифәдә китерелгән мәглүматларга караганда, 1920 елның 27 маенда Бөтенрусия башкарма үзәк комитеты (ВЦИК) “Татар Автоном Совет Социалистик республикасы турында” Декрет кабул итә.

1920 елның 25 июнендә Казан башкарма комитеты вәкаләтләрне ТССРның Вакытлы революцион комитетына тапшыра. Бу көн Татарстан республикасының оешкан көне буларак тарихка кереп калган.

1922 елдан башлап һәм СССР таралганчы, төрле елларда Татарстан автоном республикасы статусын союздаш республикага үзгәртү мәсьәләсе карала, әмма кабул ителми.

1990нче елда Татарстан депутатлары бу мәсьәләне үзләре хәл итәргә алына. 30 августта Татар Автоном Совет Социалистик республикасының Югары Шурасы "Татар совет социалистик республиканың дәүләт суверенитеты турында" Декларация кабул итә.
Татарстан Республикасының яңа заман тарихы шушы көннән башлана.
XS
SM
MD
LG