Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Распадская” шахтасында үлгән шахтерларның гаиләләреннән куркытып акча таләп итәләр


Русия прокуратурасы каршындагы тикшерү комитеты, билгесез кешеләрнең, Кузбасста “Распадская” шахтасында үлгән шахтерның хатынына түләнгән акчаның яртысын куркытып таләп итү турындагы хәбәр нигезендә тикшерү эшен башлады.

Тикшерү барышында милиция гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк. Элегрәк милиция шахтер хатыныннан шикаятьне кабул итәргә баш тартуы әйтелгән иде.

Шахтада үлүчеләрнең гаиләләренең иминлеген тәэмин итүне сорап шәһәр эчке эшләр идарәсенә губернатор Аман Тулеев мөрәҗәгать итте.

“Распадская” шахтасындагы шартлауда 67 кеше үлде, 23 хәбәрсез югалган булып санала.
XS
SM
MD
LG