Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мексика култыгы казасы Каспий илләрен куркыта


Баку читендә Каспий диңгезендәге нефть коелары
Баку читендә Каспий диңгезендәге нефть коелары

Мексика култыгында нефтьнең зур күләмдә суга агып чыгуы мондый каза башка урыннарда кабатлана алмыймы, дигән сорау тудырды. Белгечләр, нәкъ шундый каза Каспий диңгезендә була ала, дип кисәтә һәм моны булдырмас өчен тиешле чаралар күрергә чакыра.

Каспий диңгезендәге нефть ятмалары өчен озак еллар буена барган көрәш вакытында тирә-юнь мохитны саклау мәсьәләләре моңарчы гел икенче планда калып килде.

Төрле хисапларга күрә, бу диңгез төбендә 44 миллиард баррель нефть бар дип санала. Әлеге байлыкка диңгез буендагы биш ил дәгъва итә: Азәрбайҗан, Иран, Казакъстан, Русия һәм Төркмәнстан.

Нефтьне өскә чыгару өчен яңа коелар казырга кирәк булачак. Мексика култыгындагы хәлләр күрсәткәнчә, мондый эшләр вакытында көтелмәгән каза чыгарга мөмкин. Нәтиҗәдә нефть суга таралып, дөньяның иң зур күле саналган Каспий диңгезенә зур зыян китерә ала.

“Мексика култыгындагы каза күрсәткәнчә, мондый һәлакәт һәр җирдә була ала, – ди Азәрбайҗанның Яшелләр партиясе рәистәше Маис Гүлалиев. – Андый казага заманча технологиягә ия булган АКШ та каршы тора алмый. Әгәр андый хәл Азәрбайҗан кебек илдә булса, килгән зыянны күз алдына да китерүе дә авыр.”

20 апрель көнне BP ширкәте кулланган корылмада булган каза нәтиҗәсендә көненә 5 мең баррель чамасы нефть суга ага башлады. Американың көньяк яр буендагы тирә-юнь мохите, андагы балыкчылык сәнәгате куркыныч астына калды.

Бу хәлдән соң, дөньяның төрле илләре киләчәктә андый казаны булдырмас өчен чаралар күрү кирәклеге турында сөйли башлады.

АКШ диңгез төбендә казыну эшләре вакытында экология таләпләрен кабат күздән кичерәчәген белдерде.

5 май көнне Русия думасының табигый байлыклар һәм экология комитеты башлыгы Евгений Туголуков Мексика култыгы казасыннан Русия өчен нәтиҗәләр ясарга чакырды.

Моннан бер көн элек Казахстан премьер-министры Карим Масимов нефть һәм газ министрлыкларына Каспий диңгезендәге нефть платформаларының иминлеген тикшереп чыгарга күрсәтмә бирде.

Әмма Вирджиния штатындагы тирә-юнь мохит саклаучы оешма җитәкчесе Кэйт Уотерс Казахстан хакимиятләре күрәсе чараларга ышанмый.

“BP үзенең яшел һәм ышанычлы технологияләре белән танылган ширкәт. Ләкин алар да бу казага каршы берни эшли алмады. – ди Уотерс. – Каспий диңгезендәге башка Көнбатыш ширкәтләре дә моңа әзер түгел дип уйлыйм. Казахстан хөкүмәтенең борчылуы урынлы, ләкин андый хәл була калса, ул дә берни дә эшли алмаячак.”

28 апрель көнне Русия премьер-министры Владимир Путин Каспий диңгезнең Русия өлешендә бар эшләрнең дә халыкара таләпләргә туры китерелеп эшләнүен әйтте. Ул башка илләр дә шулай эшләр дигән өмет белдерде.

Берничә ел элек Каспий буе илләре нефть чыгару эшләре вакытында тирә-юнь мохитны саклау турында «Тәһран килешүе» дип аталган документ кабул иткән иде. Ләкин Кэйт Уотерс сүзләренчә, ул документны тикшерүгә халыкара җәмәгатьчелек җәлеп ителмәгән, шуңа күрә ул аның мәгънәсе юк дәрәҗәсендә.
XS
SM
MD
LG