Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар өлкәсендә тагын бер татар үзәге оешты


Самар төбәгендә җиде татар берләшмәсе эшләп килә. Ниһаять май ахырында Самар өлкәсендә тагын бер татар үзәге оешты.

Яңа Куйбышев каласында да “Туган тел” исемле татар милли-мәдәни үзәген оештырып җибәрделәр. Оешманың рәисе итеп Ринат Сытдиковны сайладылар.

Ринат Самарда туып үскән. Елга техникумында белем алган. Шул елларда көрәш белән мавыгып китә. Егерме ике яшендә Русия академиясендә укый башлый һәм шунда юриспруденция буенча югары белем ала.

24 яшендә тхэквондо буенча Русия чемпионы исеменә лаек була. 29 яшендә Европа чемпионатында бакыр медаль ала. Җиденче спорт мәктәбенә тренер итеп алалар.
30 яшендә Ринатка “Русиянең спорт мастеры” исемен бирәләр. 34 яшендә Русия спорт отличныгы биеклегенә күтәрелә. Бүгенге көндә Ринат Сытдиков Олимпия резервларын әзерләүче спорт мәктәбенең директоры. Яңа билгеләнү уңаеннан без Ринат Сытдиков белән әңгәмә кордык.

Ринат, тормыш юлың матур. Рухи як ничек? Спортчылар арасында бу як бик мактанырлык булмый кебек.

Мин әби-бабай тәрбиясе күргән бала. Алар гомерләренә динебез ислам юлыннан тайпылмадылар. Ислам дине минем өчен бозыклыктан бер киртә булды.

Ислам нигезләре әби-бабай биеклегендә генәме?

Юк. Самарның “Нур” мәдрәсәсендә өч ел буена Коръән укырга өйрәндем. Биш вакыт намазымны калдырмыйм. Ураза тотам.

Урыс арасында бу гамәлләрең үзеңә читенлекләр тудырмыймы?

Мин һәрвакыт татарым белән горурланып яшәдем һәм бүген дә шулай яшим. Халкымның өстенлеген яхшы тәртибем, һөнәрмәндлегем белән раслыйм.

Яңа Куйбышев шәһәрендә татар оешмасын булдыруга нинди көчләр этәрде?

Мәктәпләргә ургылып православ дине керә. Яшь буынны шул фаҗигадан саклап каласы иде.

Беренче адымнарны нидән башларга җыенасыз?

Тел, тарихыбызны, динебезне өйрәтү буенча якшәмбе мәктәбен ачу планда. Халыкны мәчет тирәсенә никадәр тизрәк тупласак, шулкадәр татарны исән калдыру өметлерәк. Татарны китапка якынайтып, интернетка утыртып каласы килә. Шәһәрне Сабантуйлы итү ниятендә янам. Татар җәмгыятенең рәисе буларак милләт язмыш күңел түремә кереп утырды.
XS
SM
MD
LG