Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:27

Ярты елга якын Казан шәһәренең башкарма комитеты рәисенең вазыйфалары гына башкарылачак. Хакимиятнең матбугат сәркатибе Ләззәт Хәйдәров әйтүенчә, октябрьдә узачак муниципаль сайлауларга кадәр, комиссияләр җыеп, конкурслар үткәреп, башкарма комитетка яңа башлык сайлаудан мәгънә юк.

Әлегә исә бу вазыйфаны министр булып киткән Рәфис Борһановның беренче урынбасарларыннан Рөстәм Нигъмәтуллин, я Денис Калинкин башкарачак.

“Казан шәһәре уставыны нигезендә, башкарма комитет рәисе булмаган вакытта, бу вазыйфаларны аның урынбасары башкара. Октябрьдә узачак муниципаль сайлаудан соң, хәзерге шәһәр думасы үз вәкаләтләрен тәмамлый. Конкурслар үткәрү өчен айдан артык вакыт кирәк. Башкарма комитет башлыгын исә, ике елдан да аз вакытка сайламыйлар. Шуңа ул көз көне генә билгеле булачак. Аңа кадәр әлеге вазыйфаларны аның урынбасары үтәячәк”, ди Ләззәт Хәйдәров.

Сергеев: “Метшинга тиешле ишарә ясалды”


Казан дәүләт технология университеты галиме Сергей Сергеев фикеренчә, Рәфис Борһановны хакимияттән хөкүмәткә күчерү тикмәгә генә эшләнмәгән. “Бу республикадагы яңа җитәкчелекнең хакимият башлыгы Илсур Метшинга “үз теләгең белән хакимияттән кит” дип әйтергә теләгән сүзе”, ди Сергеев.

Рафис Борһанов
“Борһановны хакимияттән алуга тирән мәгънә салынган. Җитәкчелек шул рәвешле Метшинны хакимияттән үз теләге белән җибәрмәкче була. Борһанов мэриядә җигелеп, бөтен эшне алып бара торган “ат” иде. Хәзер биредә кем эшләячәк? Метшинның эшләячәгенә ышанмыйм. Бәлки аңа республика кысаларыннан читтә югарырак тәхет тәкъдим итәрләр. Бу әлегә хәл ителмәгән кебек. Әмма Метшинның тирә ягын көннән-көн чистарталар кебек. Нәтиҗәдә, ул үз теләге белән китәргә мәҗбүр булыр”, ди Сергеев.

Галим фикеренчә, Борһанов урынына кем киләчәген төгәл әйтүе кыен. “Шунысы билгеле, яңа башлык Миңнеханов кешесе булачак”, ди ул.

“Көз көне узачак муниципаль сайлауларны искә алганда, башкарма комитет башлыгы бүген, иртәгә генә билгеләнмәячәк. Мөгаен, аны шәһәр думасының яңа составы сайлап куяр. Әлегә исә, көзгә кадәр башкарма комитет белән Борһановның икътисади эшләр буенча беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин башкарып торыр. Ахыр чиктә исә, бу тәхеткә Миңнеханов кешесе утыртылачак. Алай уйланмаса, хакимияттә мондый үзгәрешләрне башламаслар иде”, ди Сергей Сергеев.

Әхмәтов: “Шәһәр яшьләр кулына тапшырылачак”


Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов та, хакимияттәге бу үзгәрешләр ахыр чиктә шәһәр башлыгын алмаштыруга китерәчәк дип фаразлый.

“Шәһәр хакимияте универсиада корылмаларын төзүдә зур роль уйный. Миңнеханов бу идарәне үзенә ышанычлы итмәкче. Хакимияттә һәм башкарма комитетта кем башлык булачагын төгәл әйтүе кыен.

Минемчә, бу очракта да Миңнеханов Николай Никифоров белән булган хәлне кабатлар. 27 яшьлек егетнең дә вице-премьер һәм министр булачагына күпләр ышанмаган иде. Мөгаен, Миңнеханов шәһәр хакимиятен дә яшьләр кулына тапшырыр”, ди Әхмәтов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG