Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиянең яңа парламенты беренче утырышка җыелды


Британия парламентының вәкилләр пулатына булган сайлаудан соң парламентның беренче утырышы булды. Патшабикә Елизавета II утырышны ачып парламентка яңа коалицияне тәкъдим итте.

Консерваторлар һәм либерал демократлардан төзелгән хөкүмәтнең төп максатлары бюджет дефицитын киметү һәм икътисад үсеше өчен чаралар күрү булачак.

Британиядә икенче дөнья сугышыннан бирле беренче тапкыр коалицион хөкүмәт төзелде.

Программада шулай ук мәгариф һәм сәясәткә үзгәрешләр кертү, хокук саклау системасын үзгәртү каралган.

Бу максатларны тормышка ашыруга хөкүмәт ел ярым вакыт билгеләде.
XS
SM
MD
LG