Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 10:00

Кировта академик Сахаровка һәйкәл куелачак


Кировта елга буенда академик Сахаровка куелачак һәйкәл “гадел кешегә һәйкәл” дип аталачак.

Сахаровның хатыны Елена Боннер Русиядә иренә һәйкәл куярга рөхсәт бирми. Киров губернаторының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләрендәге элекке ярдәмчесе Сергей Карнаухов Сахаров сынын сатып алган һәм аны “гадел кешегә һәйкәл” буларак урнаштырырга җыена.

“Мин бу һәйкәлне сатып алдым, мин аңа яңа исем бирдем. Аның астында “Сахаров каһарманлыгына багышлап эшләнгән һәйкәл” дигән язу торачак. Шәһәр хакимиятләре рөхсәт итсә без аны бик тә символик урынга куячакбыз”, диде Карнаухов.

Сахаров сыны тимер скәмиядә чиркәүгә йөзе, төрмәгә арты белән “утырачак”. Теләгән һәр кеше аның янында утырып тора алачак.

Сахаров сынын Мәскәүдә Григорий Патоцкий ясаган.

Һәйкәлне кую карарын Киров хакимиятләре кабул итергә тиеш.

XS
SM
MD
LG