Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:08

Яһүд федерациясе Сембердә антисемитизмга борчыла


Русия яһүдләре федерациясе Сембердә яһүдләргә каршы чыгышларның артуына борчылу белдерде.

“Шәһәрнең берничә бистәсендә 20 апрель көнне “яһүдләргә үлем” дигән, свастика төшкән язулар чыкты. 1 май коммунистлар уздырган урам җыенында яһүдләргә каршы эчтәлекле кәгазьләр таратылды. 9 майда билгесез кешеләр Сембер яһүд үзәгенә һөҗүм итте”, диелгән бу белдерүдә.

Федерация мәгълүматларына караганда 10 майда кабат яһүд үзәге тәрәзәләренә ташлар атылган.

“Без җәмгыятьтә сабырлыкка чакырабыз. Бу хәлләрдән соң Ульян өлкәсенең хокук саклаучылары нацизм һәм шовинизмга каршы чараларын көчәйтер, дип өмет итәбез”, диелгән белдерүдә.

Өлкәнең экстремизмга каршы көрәш үзәге бу һөҗүмнәрне тикшерә.

Ике ел элек Сембер яһүдләре үзәге һәм синагогага һөҗүм ителгән булган. Аны оештыручылар Русиянең милли берлеге исеменнән эш иткәнен әйткән.

XS
SM
MD
LG