Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:50

Мөселманнар өчен “Facebook” һәм Википедия булдырылды


Канаданың “Мәдинә” мәгълүмат корпорациясе узган атнада мөселманнар өчен яңа социаль аралашу челтәре ачылганын хәбәр итте.

“Madina.com сәхифәсенең максаты – челтәрдәге мөселманнарны аралаштыру юлы белән мөселман дөньясын һәм кешелек дөньясын камилләштерү”, диде яңа челтәргә нигез салучы Мостафа Пател.

Сәхифәгә керүчеләр төрле темаларга фикер алыша, анда видео һәм аудио файлларны урнаштыра ала, төркемнәргә берләшә, блоглар һәм мәкаләләр яза ала.

Шулай ук “Мәдинә” мәгълүмат корпорациясе “Ilmpedia” дигән интернет-энциклопедия проекты башлаганын хәбәр итте. Бу проект мөселманнар өчен Википедия урынына булачак. Яңа энциклопедияне мөселманнар мәкаләләр белән тулыландырачак, алар ислам белгечләре тикшергәннән соң гына интернетка чыгачак.

Википедияне күпләр исламга каршы эчтәлекле булуы өчен тәнкыйтьли.

XS
SM
MD
LG