Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Алексиевская” шахтасында эшләр туктатылды


Кемерово өлкәсе мәхкәмәсе карары нигезендә “Алексиевская” шахтасында эш 30 көнгә туктатылып тора.

Русиянең техник күзәтү идарәсе (Ростехнадзор) тапшырган мәгълүматларны тикшергәннән соң мәхкәмә шахта хуҗаларын администртив хокук бозуда гаепле дип тапты. Ростехнадзор шахтада шахтерлар иминлегенең җитәрлек булмаганын белдергән иде.

19 майда “Алексиевская” шахтасында күмер ишелеп 2 шахтер һәлак булды. Каза вакытында җир астында 31 кеше булган.
XS
SM
MD
LG