Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патриарх Куликово кырында яңа тантана үткәрә


Урыс-татар мөнәсәбәтләрен киеренке итеп тотуда һәм татарны кимсетеп сүрәтләүдә зур урын алган Куликово сугышы вакыйгасы янә шикле максатларда кулланыла - урыс патриархы анда байрак изгеләштерү тантанасын үткәрмәкче.

Православ чиркәвенең Куликово сугышын данлау традициясен дәвам иттереп, патриарх Кирилл июньнең 1-ендә анда яңа тантаналы чара үткәрергә җыена: чиркәү башлыгы шул тарихи кырның мемориалында 51-нче парашют-десант полкының георгий әләмен изгеләштерәчәк.

106-нче һава-десант хәрби бүлегенә кергән шушы полкка 2006 елның февралендә президент Путиннең фәрманы белән Дмитрий Донской исеме бирелгән иде. 1944 елда төзелгән бу бүлек Әфганстан һәм чечен сугышларында да катнашты.

Әләмне изгеләштерү чарасы Куликово сугышына багышланган махсус мемориалда узачак. Дмитрий Донской урыс чиркәвендә изгеләр рәтенә күтәрелгән.

Бәхәсле һәм каршылыкларга бай тарихлы сугыш


Тарихка "Куликово кырындагы сугыш" дигән исем белән кереп калган вакыйга 1380 елның 21-нче сентябрендә булган дип санала. Анда Алтын Урда тәхетенә дәгъва иткән һәм Туктамыш ханга каршы чыккан төмәнбашы Мамай гаскәрләре, Мәскәүнең ярлыклы кенәзе Дмитрий Донской җитәкчелегендәге көчләре белән сугыша һәм тар-мар ителә.

Соңрак бу тарихи вакыйга урысларның татар басымыннан котылу башы дип бәяләнә башлый, бу караш бигрәк тә православ чиркәү тарафыннан яклана һәм христиан Русиянең бар Европаны кыргый татарлардан саклап калуы буларак күпертелә.

Русиянең совет заманындагы да, хәзерге дә хакимияте православ чиркәү алга сөргән шушы карашны яклый. Мәктәптәге тарих дәреслекләре дә нигездә татарларны явыз басып алучы буларак сүрәтли.

Кайбер бәйсез тарихчылар исә, аерым алганда Лев Гумилев, Куликово кырында татарлар белән урыслар түгел, ә фәкать Алтын Урдадагы үзәк хакимият вәкилләре (Туктамыш, Дмитрий Донской) һәм аңа каршы чыккан фетнәчеләр сугышты дип саный. Көнбатыштагы тарихчылар арасында хәтта Куликово кырында андый бәрелешнең бөтенләй булмавы, аны фәкать урыс милли идеологиясен ныгыту өчен генә уйлап чыгарылуы турында фаразлар әйтелә.
XS
SM
MD
LG