Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:55

Мөфти Тәлгать Таҗетдин Русия ирләрен тәнкыйтьли


Сишәмбе көнне Русия халкының XIV корылтае ачылышында чыгыш ясап мөселманнарның үзәк диния назәрәте җитәкчесе Тәлгать Таҗетдин ирләргә яңадан гаилә башлыклары роле кайтарылырга тиеш, дип белдерде.

“Бүгенге көндә Русия гаиләләрендә аталар гына түгел, аналар да балаларын ташлап эшкә дип чыгып китә. Аларга аталары алып кайткан акча гына җитми яки нәфесләре артык зур була”, дип сөйләде мөфти.

Таҗеддин сүзләренә караганда, Русия ирләренең урыны ул - “гаилә башлыгы һәм баш укытучы”. Ирләрнең гаилә атасы ролен кайтару эшендә, мөфти фикеренчә, Русиядәге барлык диннәр берләшә ала.

“Бу юл белән без үз гамәлләре өчен җаваплы җәмгыять һәм чәчәк аткан дәүләт төзиячәкбез”, диде Таҗетдин.

XS
SM
MD
LG