Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда сүз иреге кимиме, әллә инде беткәнме?


2008 елда дөньяда матбугат иреге торышы (кайбер илләр тоткан урын)
2008 елда дөньяда матбугат иреге торышы (кайбер илләр тоткан урын)

Хәбәрдәрлекне яклау фонды 2009 елның мартыннан быелның февраленә кадәр “Хәбәрдәрлек харитасын” төзеде. Анда Татарстан һәм Башкортстанда массакүләм мәгълүмат чаралары бөтенләй ирексез дип билгеләнгән. Татарстан журналистларының барысы да моның белән килешми.

Мондый хариталарны фонд инде 2006 елдан бирле алып бара һәм алар Русиядә массакүләм мәгълүмат чаралары хәле начарая бара дип искәртә.

Фонд үз харитасында Русия төбәкләрендәге басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларын иреклек нигезендә дүрт дәрәҗәгә бүлгән: ирекле, чагыштырмача ирекле, чагыштырмача ирексез һәм бөтенләй ирексез.

Иң кызыгы - 2006 елдан бирле харитада матбугат иреге бар дип саналган бер генә төбәк тә барлыкка килмәгән. Бары 16 төбәктә генә чагыштырмача ирекле матбугат бар дип санала, әмма анда Татарстан да, Башкортстан да кермәгән. Әлеге ике республикада да массакүләм мәгълүмат чаралары бөтенләй ирексез дип билгеләнгән.

Римма Бикмөхәммәтова
Түрәләргә кагылырга ярамый

Элек Башкортстанда, хәзер Татарстандагы “Ирек мәйданы” газетасында эшләүче Римма Бикмөхәммәтова сүз иреге өлкәсендә ике республика арасында аерма бар дип саный.

“Башкортстан белән чагыштырганда Татарстанда берникадәр сүз иреге бар. Әмма ул да чагыштырмача. Ниндидер темаларга килгәндә Татарстанда барыбер чикләү сизелә”, ди ул.

Мисал итеп ул Татарстан җитәкчелегенә бәйле мәсьәләләргә кагылырга беркемнең дә дә җөрьәт итмәвен әйтә. Шул ук аларның акчаларына кагылышлы мәсьәләләрне, җирле җитәкчеләрнең башбаштаклыгы турында журналистлар бөтенләй язмый. Алар турында язарга ярамаганны республикада эшләүче һәр журналист әйтмичә дә белә.

Моннан тыш, Римма кайбер очракта журналистлар эчке курку сәбәпле кайбер темаларны яктыртмый кала дип саный.

“Бәйсез журналистлар бар ул, әмма аларның нәтиҗәләре күренми. Әгәр мисал өчен һичьюгы 10 бәйсез журналист булса ул бер көч рәвешендә кабул ителер иде. Ә бер-ике журналистның бәргәләнүеннән әллә ни үзгәрми. Безнең демократия дә псевдодемократия булып каламы соң шунда?”, ди ул.

Без ирекле эшлибез

“Безнең гәҗит” газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов “Хәбәрдәрлекне яклау фонды” күбрәк дәүләт массакүләм мәгълүмат чараларына игътибар иткәндер дигән фикердә тора.

“Безгә ник бу әйберне язасыз дип кисәтү ясаганнары юк. Дөрес “Звезда Поволжья” һәм башка шундый урыс телле һәм артык милли газеталарның кисәтүләр алганын беләм. Әмма без ирекле эшлибез дип саныйм”, ди баш мөхәррир.
Илфат Фәйзрахманов


Шулай да Фәйзрахманов 90нчы елларда үзе журналист буларак формалашкан сүз иреге юклыгын таный. Чөнки тыелган темалар, язарга ярамаган шәхесләр күп.

“Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире сүзләренчә, әлеге темалар ниндидер глобаль сәясәткә кагылышлы түгел.

“Мисал өчен Татарстанда инвесторлар темасы бик четерекле. Шул ук ВАМИНга кагылырга ярамый. Хәтта үз хуҗалыгында сыер асрап инвесторга хезмәт иткән кешегә ВАМИН кыйммәт бәядән сыер мае бирә. Менә моны дәүләт басмалары яза алмый, ә без язабыз. Ләкин без язганнан гына әллә ни үзгәрми”, ди Фәйзрахманов.

Ул кайвакыт дәүләт басмаларында үз язмаларын бастыра алмаган журналистлар язмаларын “Безнең гәҗит”кә алып килүен дә әйтә.

“Фондның Русиядә сүз иреге кими дигән бәяләмәсе белән килешәм. Ләкин бөтенләй бетте дип әйтеп булмый”, ди баш мөхәррир.
XS
SM
MD
LG