Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:05

АКШ дәүләт секретаре Сеулга килде


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Көньяк Кореяга теләктәшлек белдерү өчен Пекиннан Сеулга килде.

Көньяк белән Төньяк Корея арасында киеренкелек арта. Пекинда вакытта Клинтон Кытай җитәкчелеген Төньякка карата кырысрак сәясәт алып барырга чакырды.

26 мартта Төньяк Корея хәрби диңгез көчләренең Көньякның көймәсен батырганы билгеле булды. 46 диңгезче һәлак булды.

Пхеньян Көньякның бу гаепләвенә ризасызлык белдереп Сеул белән бөтен мөнәсәбәтләрне туктатачагы һәм үзенә каршы нинди дә булса чаралар күрелгән очракта сугыш башлаячагы белән янады.

XS
SM
MD
LG