Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:20

Профессор Наталия Мөхәмәтшина татарларны тикшергән


Самарда “Яктылык” исемле мәктәпкә беркемне дә көчләп китермиләр. Бирегә татар телен өйрәнергә теләүчеләр генә килә. Шулай булса да, аларны да социолог иләге аша уздырганнар.

Саннар барчасын да үз урынына куйган кебек. 1980 еллардагы этник ренессанс төбәкләрдәге мәгариф челтәренә дә үтеп кергән. Халыкта милли телләрне өйрәнү ихтыяҗы туган. Шулай да эш аерым предметларны ана телендә укытуга барып җитмәгән. Узган гасыр ахырында өлкәдә 200 мәктәптә милли телләр укытыла дип язсалар да, саннар ялган булган. Чынлыкта исә мондый мәктәпләрнең саны 100 генә булган.

Бүгенге көндә Самар өлкәсендә бары тик 59 мәктәптә генә милли телләр мәктәптә укытыла. Шул ук вакытта өлкәнең 30 мәктәбендә милли телләр өйрәнү буенча якшәмбе дәресләре бар.

Профессор Наталия Мөхәмәтшина Самардагы “Яктылык” мәктәбенә туктала. Биредә 370 бала белем ала. Балаларның 80% татарлар, 17% үзбәк, кыргыз, казакъ балалары һәм 3% руслар.

“Яктылык” мәктәбе мәхәлләдә дәрәҗәлеләр исемлегендә. Моны рус балаларының килүе белән раслыйлар. Мөгаллимә Фәния Гыйләҗева әйтүенчә, рус балалары татар телен бик теләп өйрәнәләр. Кыргыз, казакъ, үзбәкләр дә алдынгылар исемлегендә. Ә менә катнаш татар гаиләләрендә тел өйрәнү кыенрак бара икән.

“Яктылык”та татар телен өйрәнүдә төрле ысуллар кулланалар. Татар теле һәм әдәбияты, татар халык тарихы, татар җыр-бию сәнгате – барчасы да телне үзләштерергә юнәлтелгән.

Татар теле предметы буенча методист Харидә Дашкина фикеренчә, татар телен өйрәнү буенча сәгатьләр саны җитәрлек түгел. Шәһәр шартларында балаларга татар телен чит ил телен өйрәнү белән бер.

Укытучы Айгөл ханым белдерүенчә, Самарда татар теле буенча методик әсбаплар юк дәрәҗәсендә. Ата-аналарның 87% татар телен һәм грамматикасын өйрәнү ягында, 53% тәрҗемә белемен бирүне хуплый. Ислам мәдәнияте нигезләрен укытуны ата-аналарның 27% кирәк дип саный.

Ата-аналар арасында татар телен кирәксенмәгән кеше табылмаган. Ата-аналарның 47% татарча матбугат укыйлар, 67% татарча теле-радио тыңлыйлар, 50% татарча интернет кулланалар. Ата-аналарның 97% мәктәптә татар теле төп фән булып укытылырга тиеш дип саный.

Шунысы куанычлы, ата-аналар үз хокукларын таләп итү ягында да торалар. Профессор Мөхәмәтшина социологик тикшерүен үзенең тәкъдимнәре белән тәмамлый. Алар ата-аналарга, балаларга, милли хәрәкәт җитәкчеләренә кагыла.

XS
SM
MD
LG