Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:59

Төркиянең Харпут шәһәрендә Болгардагы Кече манара, Кара Пулат кебек биналарның ике тамчы су шикелле бер-берсенә охшаган биналар бар. Ләкин алардагы бу биналар бездәгегә караганда ике йөз ел соңрак төзелгән. Әмма архитектур чишелеш икесе дә бер. Бу да төрки-мөселман цивилизациясендә архитектура бер булганлыгын күрсәтә.

Чуашстанның Шыгырдан авылында республиканың Җәмигъ мәчете төзелеп бетте. Ике елга якын төзелеш эшләре барды. Хәзер 1500 кеше сыярлык, Шәһри Болгардагы Җәмигъ мәчет проекты буенча төзелгән Аллаһ йорты ачылыш тантанасына әзерләнә.

Моңа кадәр, “Болгар” дип аталуы ихтимал булган мәчетнең атамасы үзгә булачагы да билгеле булды. Ул “Өч сәхабә” мәчете дип аталачак. Моның сәбәпләрен һәм мәчетнең ачылу тантаналары хакында Чуашстан мөфтие, Русия иҗтимагый пулаты әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов “Азатлык” хәбәрчесенә аңлатты.

Хәзрәт, кинәт кенә мәчетнең яңа атамасы пәйда булу сәбәпләре нидә?

Мәчетебез бит Болгар мәчетенең проекты буенча төзелде. Ул үзе дә “Өч сәхабә” исемен йөртәчәк. Аларның хөрмәтенә диеп, шул тарихи булган вакыйганы хатирә итеп саклау йөзеннән, мәчеткә исемне “Өч сәхабә мәчете” дип кушарга булдык.

Риваятьләргә караганда, Болгар җиренә исламны, әле пәйгамбәребез заманында ук өч сәхабә китерә. Ибне Фадлан Болгарга килгәндә, анда мәчетләр дә, мәдрәсәләр дә эшләп килә торган була. Ягъни, 922нче елда ислам рәсми рәвештә кабул ителә генә, аңа кадәр болгар бабаларыбыз инде өч йөз ел мөселман булып яшәгәннәр.

Инде мәчет әзер дип әйтеп була. Ачылыш кайчан көтелә?

Аның ачылышы 20 июньдә булачак. Бу вакытларда ел саен гадәткә кергән Болгар җыены була. Кунакларыбызның Болгарга да килергә теләүләре һәм Болгарның хатирәсе булган, гасырлардан соң яңадан тарихи мәчет өлгесенең татар-мишәр авылында яңадан басуын килеп күрергә теләкләре булганга, Диния нәзарәте каршындагы бәйрәмне оештыру комитеты белән килешеп, 20сенә диеп тәгаенләнде.

Моннан тыш, 24 июньдә Чуашстанның җөмһүрият көне быел Батыр районында узачак. Чуашстанның автономияле округ буларак оешуының 90 еллыгы кысаларында, мәчетнең ачылышы да республика күләм бәйрәм буларак әзерләнә.

Мәчетнең бүгенге хәленә килгәндә, төзүчеләр эшне тәмамлап килә. Мәчет эчендәге бизәү, матурлау эшләре, Коръән аятьләрен язулар тәмамланды. Инде бик аз гына эшләр калды. Урамда мең квадрат күләмендәге мәйданда махсус таш түшәлә. Фонтаннар төзү, урындык-эскәмияләр кую, утларны җайлау, капкаларны урнаштыру эшләре тәмамланып килә.

Бәйрәмебезгә чит илләрдән дә, үзебездән дә күренекле дин әһелләре, милләттәшләребезнең килергә теләкләре бар. Бу көннәрдә генә Чуашстан президенты Николай Федоров белән дә күрештек. Аның да безнең бәйрәмебездә катнашу теләге зур.

Шулай ук Катар дәүләтенең илчесе Әхмәд әл-Мигъдәдине бу көннәрдә генә кабул иттем. Катардан зур делегация белән килеп, безнең бу мәчетләребезне күрергә теләкләре бар. Бәлки Төркиядән Диянәт эшләре министры Али Бардаколу әфәнде бер делегация белән килүе ихтимал. Финляндиядән дә кунаклар көтәбез. Гомумән, Шыгырдан авыл буларак та, мәчетләребезнең дә һәр кемгә ишекләре ачык. Без кунакларны шатланып каршы алып, бергәләшеп, кинәнеп тантанабызны уздырырбыз дип уйлыйбыз.

Мәчетнең ачылышын Казаннан чакырылган режиссер Нурания Җамали сценариясе буенча алып бармакчы булабыз. Ул бу көннәрдә генә Шыгырданда булды. Кайбер күренешләр ачыкланды. Мәсәлән, ачылыш алдыннан башта театрлаштырылган эпизод күрсәтеләчәк. Ул Болгарга Ибне Фадлан илчелегенең килеп, Болгар ханы Алмуш хан белән күрешү мизгелләрен тасвирлаячак.

Аннары инде, Коръән уку, протокол өлеше, тәбрикләүләр булачак. Өйлә намазыннан соң, мәчетебез янындагы стадионда Сабантуе бәйрәме узачак.

Гомумән, район, авыл хакимиятләре, мәктәп җитәкчеләре һәм эшмәкәрләребез белән бергәләшеп бик зур эш башкарып барабыз. Бәйрәмгә дип махсус бүләкләр, келәмнәр, тарихи савытлар һәм башка сувенирлар әзерләнелә.

Хәзрәт, бу көннәрдә Шыгырданда Төркиядән килгән кунаклар да күренде. Алар кемнәр иде?

Әлбир хәзрәт Крганов
Төркиядән кунакларыбыз булуның сәбәбе - Төркиянең Диния баканлыгы белән Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең килешүе бар. Аның нигезендә Төркиядәге мөфтиятләр белән Русиядәге мөфтиятләр арасында кардәш мөфтилек проекты ята. Ул пәйгамбәребез заманыннан калган бер проект дип әйтергә мөмкин.

Чөнки, Мәккә белән Мәдинәдәге мөселманнарны, әнсарлар белән мөһәҗирләрне пәйгамбәребез кардәш кыладыр иде. Чуашстан мөфтиятенә Төркиянең Әл-Әзыг дигән өлкәнең мөфтияте тәкъдим ителгән иде. Менә шул өлкә мөфтие Гомәр Хуҗаулы, Куванчылар дигән өлкәнең мөфтие Айдын Бостанҗы дигән кардәшләребез безгә килеп, шушы мәчетнең төзелешен күрделәр.

Алар безгә Төркиядәге бер агач фирмасы аша мөнбәрләрне булдыруда ярдәм иткәннәр иде. Груша агачыннан кул белән эшләнгән мөнбәр әсәрле бүләк булды. Аларның да бу мәчетне ачу тантанасында катнашырга теләкләре зур.

Мөфти хәзрәт, мәчеттә бик матур бизәлеш эшләре бара. Бу Болгар, Алтын Урда дәүләтләренең традицияләрен дәвам итү кебек тә... Боларны кем эшли, рәсемнәре ничек сайлана?

Дөрестән дә бу бик нәзакәтле эш икән. Дөресен генә әйткәндә, без баштан алай дип уйламаган идек. Мәчетнең тышкы кыяфәтен матур итеп эшләү генә аз икән әле. Аның иң олы эше эчендә икән. Шуңа күрә, без бер максат куйдык: мәчетнең эче мөмкин кадәр татар орнаментлары белән, болгар бизәлешләре белән булса иде диеп. Шәһри Болгарга барып та, андагы музейдагы болгар орнаментларын өйрәнеп, аларны гипсылардан ясап, Шыгырдандагы мәчеттә торгыздылар.

Эрмитажда Болгар, Сарай шәһәрләрендәге бизәлеш элементлары да сакланган. Сталактит дип аталган әйберләр әйбәт сакланган анда. Шуларны өйрәнеп, колонналарны бизәделәр.

Тагын бер кызык әйбер бар. Менә Төркиянең Харпут шәһәрендә Болгардагы Кече манара, Кара Пулат кебек биналарның ике тамчы су шикелле берсенә-берсе ошаган биналар бар. Ләкин алардагы бу биналар бездәгегә караганда ике йөз ел соңрак төзелгән. Әмма, кабатлыйм, архитектур чишелеш икесе дә бер. Бу да төрки-мөселман цивилизациясендә архитектура бер булганлыгын күрсәтә.
Шуңа күрә, без Төркиядәге 600 еллык мәчетләрдә булган гүзәл хат үрнәкләрен дә алдык. Шулай итеп, мәчетебездә уникаль язулар барлыкка килде. Урта Азия, Төркия һәм татар мәдәниятенең, бу тамырлары бер булган өч цивилизациянең бизәлеш элементлары берсенә-берсе кушылып, бер әсәр килеп чыкты.

Безнең бу төзелгән мәчет урынында мәхәллә барлыкка килгәнгә 100 ел. Мәчетебезне ачылышы тагын бер зур датага туры килә. Быел бит Коръән иңә башлауга 1400 ел. Шуңа күрә дә, мәчет бизәлешендә без гарәп имласындагы вау хәрефен яздырдык.

Гарәп язылышындагы вау хәрефе ана карынындагы яралгыга бик ошаган. Рәссамнар һәм дини галимнәрнең фикеренә карата, вау хәрефе Аллаһыдан вәхи иңә башлауны да сурәтли. Шул вау хәрефен, аның астына 1400 ел дип тә язып, бер тарихи вакыйганы да сурәтләп калдырдык.

Моннан тыш, мәчетебезнең башка тарихи тамырлары да, үзенчәлекләре дә шактый. Килгән кунаклар, милләттәшләребез моны үз күзләре белән күрерләр дип ышанам.

Мөфти хәзрәт, бизәлеш турында шундый ымсындырып сөйләдегез, ә аларны кемнәр эшләде соң?

Хатталык эшләрен Төркиядән килгән, үзе көрд булган Нихат Огуз Харпутта дигән мәшһүр хаттат башкарды. Моннан тыш, гипстан бизәлеш эшләрен Үзбәкстан рәссамнар берлеге әгъзалары эшләде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG