Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйсез татар матбугатының да үз бәйрәме бар


“Безнең гәҗит”нең соңгы саны бәйсез татар басмаларының матбугат көнен ничек билгеләве, Болгарда яшьләр җыены үтүе, тәртипләре начар булган балалар мәктәбендә тәрбияләнүчеләр турында яза.

19 май – татар матбугаты көне уңаеннан бәйсез матбугат үз бәйрәменә җыела. Бу турыда баш мөхәррир Илфат Фәйзрахманов “Татар матбугаты көне кемнеке?” дигән мәкаләдә: “Бүген бәйрәм-сәйрәм уңаеннанмы, я башка форсаттанмы, берәр җыен җыелса, бәйсез матбугат читтә кала. Имеш, алар сары матбугат, акча куа, халыкны томаналандыра...

Югыйсә, милли матбугатны күзәтеп барам: иң кыю журналист тикшерүләре “Ирек мәйданы”, “Акчарлак”, “Безнең гәҗит” кебек беркемгә дә бәйле булмаган газетларда. Менә бу юлы да “Бәллүр каләм” бәйгесенә йомгак ясау җыенына бәйсез матбугаттан кемнәр чакырулы икән дип кызыксынам: ул безнең бәйрәм түгел, дәүләт карамагындагы газетлар көне икән”, дип яза.

Аның сүзләренчә, Матбугат көнен табигать кочагында бәйрәм иткәннәр. Быел да уйнап, җырлап-биеп кенә калмаганнар, проблемалар турында гәпләшкәннәр.

Юлга кузгалыр алдыннан
"Сезне дә сыйлыйбыз"
Илфат Фәйзрахманов татар матбугатына "юл күрсәтә"


“Садриев – “татарның Шолоховы”

Бу санда “Бәхетсезләр бәхете” трилогиясе өчен быел Тукай премиясе алган Фоат Садриев белән әңгәмә басылган. Әңгәмәдәш Лилия Заһидуллина аны “татарның Шолоховы” дип атый.

Аның “Кешеләр татар язучыларының яңа әсәрләренең китапханәләрдә, кибетләрдә булмавыннан зарлана” дигән сүзен язучы болай шәрехли: “Бу хакта язучылар күптән чаң кага, әмма, күпме генә зарлансак та, бу өлкәдә тамырдан үзгәреш ясамый торып, проблема хәл ителмәячәк”. Аны кем ясарга тиеш, дигән сорауга “моны дәүләт кенә эшли ала”, дип җавап бирә Фоат Садриев.

Илдинә Ядкәрова Казанның Левченко бистәсендә урнашкан Яшүсмерләр һәм тәртипсез балалар өчен махсус белем бирү мәктәбендә булган. Ул анда Эчке эшләр министрлыгы үткәргән чарада катнашкан.

Чарада 83 балага алдына “Мин законны хөрмәт итәм”, артына “Закон мине яклый” дип язылган футболкалар таратканнар, төрле биремнәрдән торган уеннар үткәргәннәр. Кайчандыр эчкән, тарткан, җилем иснәгән малайлар бүген бакчада казына, җиләк-җимеш үстерә, Аккош күле буендагы урман аланын чүптән арындыра, дип яза Ядкәрова.

Шулай ук “Безнең гәҗит”нең бу санында Түбән Камадан Наил Вахитов ришвәтчелек турында яза. Ул бу күренешнең гадәткә керүенә һәм аны халыкның үзара “бәхилләү” дип атавына борчыла.

XS
SM
MD
LG