Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан Төркиягә баручылар 5-10%ка кимергә мөмкин


Анталья һәм Мәрмәрис якларына ялга җыенганнар башка җиргә, мисал өчен, Европа илләренә бару турында уйлый башлаган. 25 майда Антальядән ерак булмаган юл казасында Татарстаннан 2 турист үлде.

“LF Travel” тур ширкәте җитәкчесе Фәридә Әдһәмова: “Кичәле-бүгенле шалтыратучылар шулкадәр күбәйде”, дип белдерә. Алар аша ялга җыенганнарның күбесе Европа илләрен сайлый башлаган. Башка тур ширкәт вәкилләре сүзләренчә, Анталиядә булган хәл күпләрне сагайткан.

Мондый бәхетсезлек булган очракта татарстаннарның күбесе аңа тарыганнарны якыны кебек кабул итә башлый. Казага юлыкканнарның 5се Казаннан, тагын 3әү Әлмәттән була. Шушы 8 кешенең 2се үлә.

Төркия белән Мисырда 24 сәгать эшләүчеләр дә бар


Инде билгеле булганча, казага юлыкканнарның барсы да “Пегас-Туристик” тур оператор туристлары. 15 метр биеклектән Аксу елгасына төшкән автобус та әлеге ширкәтнеке. Мәгълүмат чаралары белдерүенчә, “Пегас-Туристик” автобусын йөртүченең йөрәге кисәк туктаган булырга мөмкин.

Ширкәтнең чит илдәге туристларга ярдәм күрсәтү башлыгы Елена Шаповалова “Известия” газетына автобус йөртүченең әлеге сәяхәт алдыннан төнге юлдан кайткан булырга мөмкин икәнлеген дә әйтә.

“Tez Tour” вәкиле Марина Макарова сүзләренчә, гомумән, Төркиядә автобус йөртүчеләр үтә дә нык контрольдә. “Әгәр йөртүче 8дән күбрәк кешегә хезмәт күрсәтсә аңа ачкыч белән бергә тыгыла торган магнитлы карта бирелә. Әлеге карта йөргән юлларны теркәп бара. Әгәр йөртүче 8 сәгатьтән кимрәк ял иткән булса машинасы кабынмый”, ди Макарова.

Казандагы төрле турширкәт вәкилләре, шулай ук Әдһәмова да Төркия һәм Мисырда йөртүчеләрнең тиеш булганга караганда күбрәк эшләвен яшерми.

“Төркия һәм Мисырда таләпләр еш бозыла. Тәүлегенә 24 сәгать эшләгән йөртүчеләр дә бар. Европада исә йөртүче эшләргә тиеш сәгате тулса ул бер метрга да кузгалмый. Ераграк юлга чыкканда анда һәрвакыт ике йөртүче була”, ди Әдһәмова.

“Пегас-Туристик” вәкилләре каза сәбәпләрен тикшерү ачыклаячак, дип белдерә.

Иминлеккә игътибар арта

Анталья вакыйгасы әлеге ширкәт имиджына файдага булмады. “Психологик хәтер 4 айлар чамасы дәвам итә. Әлбәттә, башта туристларда курку булачак. Аннан соң ипләп кенә онытылачак. Чөнки бездә төрле казалар еш булып тора”, дип белдерә Казандагы “Сәфәр тур”ның җитәкчесе Данис Гәрәев.

Аның фикеренчә, бу хәлдән соң Төркиягә барырга теләүчеләр кимергә мөмкин, әмма теге, я бу илдә эре тур ширкәтләр тәкъдим итә торган экскурсияләргә һичшиксез тискәре тәэсир ясаячак.

Гадәттә, ялга барып төшеп кунакханәгә урнашуга ук туристны китергән ширкәт вәкилләре үзләрендәге сәяхәтләрне генә иң имине дип белдерә. Автобусларның да, йөртүчеләрнең дә иң яхшы булуын әйтә. Билгеле булганча, илнең үз эчендәге ширкәтләр тәкъдим иткән экскурсияләргә караганда эре тур операторларның экскурсияләре 10-15$га кыйбатрак тора.

Гәрәев тә Татарстаннан ялга җыенган туристларның соңгы вакытта иминлек турында күбрәк сорау бирүләренә игътибар иткән. Юлчылар иминият (страховка) шартлары белән дә җитдиерәк сораша башлаган.

Казандагы тур ширкәт вәкилләре, Төркиядәге хәлдән соң Болгарстан, Италия, Греция, Испания, Хорватиядәге яллар белән күбрәк кызыксына башладылар, ди.

“Пегас Туристик” зыянны капларга ашыкмый


25 май көнне Казанның Совет районы мәхкәмәсендә дә “Пегас” сүзе күп тапкырлар телгә алынды. 3 ел элек Рәмзия Төхвәтуллина улы белән бергә әлеге оператор юлламасы аша Төркиядә ял иткән. Кемердән һава аланына барганда алар утырган автобус әйләнеп каплана.

Төхвәтуллинаның улы да зыян күрә. Башта 8 яшьлек үсмергә Төркиядә ярдәм күрсәтәләр, Казанга кайткач дәвалануны дәвам итәләр. Төхвәтуллина рухи зыян өчен 100 мең сум түләүләрен таләп итә. Мәхкәмә эше әлегә төгәлләнмәгән. Мәскәүдән “Пегас Туристик” вәкиле дә Казанга килеп торуны кирәк санамаган.
XS
SM
MD
LG