Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеген дә Русияне дә иминлек мәсьәләсе борчый


25-26 майда Казанда Русия – Европа Берлеге даими хезмәттәшлек шурасының утырышы узды. Биредә ирек, иминлек, гадел мәхкәмә мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.

“Европа Берлегенә кергән илләр белән Русия арасында хезмәттәшлекне арттыру, ныгыту һәм җиңеләйтү максатыннан бу илләр арасында әкренләп виза режимын бетерергә кирәк. Әмма әлеге гамәлләр ике якның да иминлеген истә тотып башкарылырга тиеш”, ди Русия президентының Европа Берлеге белән хезмәттәшлектәге вәкиле, Русия юстиция министры Александр Коновалов. Бу хакта ул Русия – Европа Берлеге даими хезмәттәшлек шурасының Казанда узган ирек, иминлек, гадел мәхкәмә мәсьәләләренә багышланган җыелышында әйтте.

Моннан тыш чарада Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Испания патшалыгының эчке эшләр министры Альфредо Перес Рубалькаба, Европа Берлегенең эчке эшләр өчен җаваплы комиссары Сесилия Мальмстрем һәм башка рәсмиләр катнашты.

Ике көнгә сузылган пленар утырыш ябык ишекләр артында узды. Җыелышның максатлары исә, соңрак матбугат очрашуында аңлатылды.

Александр Коновалов утырыш нәтиҗәләрен болай бәяләде:

“Әлегә Европа Берлеге илләре белән Русия арасында визаларны бетерү турында сөйләшүләр генә бара. Якын арада бу тармакта конкрет эшләр башкарылырга тиеш. Бу уңайдан без килешү имзаладык. Шулай ук, оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәшү, Европадан Русиягә синтетик наркотикларның агышын туктату, Әфганстандагы наркотик сатучылар белән көрәшү юлларын билгеләдек. Төп максат – илләрнең иминлеге. Шул ук вакытта Европа илләре белән Русия гражданнары арасында хезмәттәшлек алып баруны җиңеләйтү юлларын эзләргә кирәк”, диде Коновалов.

Европа Берлегенең эчке эшләр өчен җаваплы комиссары Сесилия Мальмстрем визаларны бетерү көн кадагында торган, күпләрне борчый торган мәсьәлә булуын таный. Шулай ук коррупциягә каршы көрәштә Русияне шактый уңышлы эш алып баручы ил буларак бәяли.
Альфредо Перес Рубалькаба

Бүген Европа Берлегенә 27 ил керә. 2010 елның 30 июненә кадәр берлектә Испания рәислек итә. Аннан соң бу вазыйфаны Бельгия башкарачак. Казанда узган җыелышта әлеге ике ил вәкилләре дә бар иде. Үзләре рәислек иткән чорга нәтиҗә ясап, Испания патшалыгының эчке эшләр министры Альфредо Перес Рубалькаба болай диде.

“Бүген Европа Берлеге илләрен дә, Русияне дә уртак проблема – террор мәсьәләсе борчый. Бигрәк тә интернет челтәрендәге террорчылык. Көннән-көн бу афәт халыкара төсмер ала. Бергәләп бу авыруга каршы көрәшергә кирәк.

Шулай ук, безне Әфганстанда наркотик җитештерү, аларны төрле илләргә тарату, кешеләрне сату, хатын кызларны сексуаль кол итү мәсьәләләре борчый. Алга таба бу проблемаларны бергәләп хәл итәрбез дип ышанып калам”, диде Альфредо Перес Рубалькаба.
XS
SM
MD
LG