Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан үзен Төркиядә күрсәтүгә акча да, көч тә жәлләмәде


2010 ел ТӨРКСОЙ оешмасы тарафыннан бар төрки дөньяда Зәки Вәлиди Туган елы итеп игълан ителгән иде. Шушы күренекле галим, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе тууына 120 ел тулу уңаеннан ТӨРКСОЙ оешмасына әгъза булган җөмһуриятләрдә аның хөрмәтенә фәнни-гамәли конференцияләр, симпозиумнар, күргәзмәләр, төрле мәдәни чаралар үткәрелә башлады. Шул җәһәттән, әле күптән түгел генә Истанбул каласында Башкортстан фәне һәм мәдәнияте көннәре гөрләп узды.

Башкортлар, гомумән, гөрләтергә, шаккатырырга яраталар, мәдәниятләрен иң югары кимәлдә танытырга тырышалар. Алар төрек тамашачысы белән елда бер-ике генә очраша, ләкин чараларын берәгәйле оештыралар. Алган тәэсирләр икенче очрашуга тикле ел буе йөрәкне җылытып тора.

20-23 май көннәрендә Башкортстан фәне һәм мәдәнияте көннәре кысаларында Истанбул университетында Зәки Вәлиди Туганга багышланган “Ауразия халыкларының тарихы һәм мәдәнияте: узганы, бүгенгесе, киләчәге” исемле халыкара конференция оештырылды. Бу фәнни чараның әлеге уку йортында үткәрелүе очраклы түгел – Зәки Вәлиди 30 елдан артык шушы университетта эшләгән, шунда дөньякүләм танылган галим булып җитешкән. Шул исәптән, меңнәрчә тарихчы һәм күп санлы галимнәр җитештергән: Түнҗәр Байкара, Нәвзат Ялчынташ, Гүлчин Чандарлыоглу, Тюлай Дуран, Салих Туг, Абдулваһап Кара, Осман Серткая, Абдулкадир Донук, Әнвәр Конук, Рамазан Шешен, Исәнбикә Туган, Мәһмәт Сарай, Кюршат Йылдырым – барысы да бүген тарих фәннәре докторы, профессорлар. Аларның байтагы конференциядә чыгыш ясады, остазлары Зәки Вәлиди белән бәйле хәтирәләре белән уртаклаштылар.

Гыйльми чара Башкорт дәүләт һәм Истанбул университетлары арасында хезмәттәшлек килешүен имзалау тантанасы белән башланып китте. Башкортстан мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишевнең сәламләү сүзләреннән соң, Истанбул югары уку йорты ректоры Юныс Сойләт чыгыш ясады. Ул үзе җитәкләгән ошбу уку йорты өчен Зәки Вәлидинең горурлык чыганагы булганлыгына басым ясап, конференциянең уңышлы үтүен теләде. Оештыручыларның берсе буларак, ТӨРКСОЙ оешмасы гомуммөдире Дүсән Касәинов Зәки Вәлиди Туганның бөтен дөнья, бигрәк тә төрек дөньясы өчен зур әһәмияткә ия булган галимлеге турында нотык белән чыкты. Ул шулай ук ТӨРКСОЙның соңгы еллардагы эшчәнлеге белән дә таныштырды.

Башкортстаннан килгән галимнәр – Зөфәр Еникеев, Марат Колшәрипов, Марсил Фархшатов, Фирдәвес Хисаметдинова, Гайнислам Ибраһимов, Илдар Киреев Вәлидинең тормышына, сәяси вә гыйлми эшена караган күптөрле темаларны яктырттылар. Чарага махсус килгән Ташкент кунагы, Үзбәкстан Милли университетының “Рухилык һәм дин нигезләре” кафедрасы мөдире Мөхәммәтҗан Абдурахманов “Әхмәтзәки Вәлиди Туган Төркестандагы төп халыкларның этносоциаль составы үсеше турында” дигән бик кызыклы доклад белән чыкты.

Истанбулдагы милләттәшебез Надир Дәүләт тә кырыйда калмады, ул Русия Федерациясендәге азчылыкларның хокуклары турында сөйләде.

Әлеге чараның истәлекле һәм тарихи вакыйгасы буларак, мөгаен, Зәки Вәлиди Туганның озак еллар эшләгән 318-нче кабинет ишегенә мемориал такта кую булгандыр. Ул Башкортостан мәдәният министры Илдус Илишев һәм Истанбул университеты әдәбият факультеты деканы Коркут Туна тарафыннан танатаналы рәвештә эленде.

Шунысы игътибарны җәлеп итте, бу конференциядә Илдус Илишев һәм бер-ике галимне искә алмаганда, русча чыгыш ясаучы булмады. Чарадагы барлык чыгышлар төрекчәгә, русчага, башкортчага турыдан-туры тәрҗемә ителде. Йомгаклау сүзен башкорт министры халыкара телдә – инглизчә төгәлләде. Шулай ук чарага рус дипломатлары, түрәләре дә чакырылмаган иде. Җирле татар-башкорт оешмасы вәкилләре дә күренмәде.

Милли темалар, төрки халыкларның проблемалары уртага салынган әлеге җыелышта Зәки Вәлиди Туганның гыйльми эшчәнлеген тирәнтен өйрәнүне дәвам иттерү, мәрхүм галимгә багышланган бу төр фәнни конференцияләрне Казакъстан һәм Үзбәкстанда, Русия төбәкләрендә, Аурупаның бөек гыйльми мәркәзләрендә оештыруны булдыру, Башкортстанның алдынгы уку йортларының берсенә Зәки Вәлиди исемен бирү, Зәки Вәлидинең фән һәм сәясәт эшчәнлеге белән бәйле интернет сәхифәсен булдыру кебек тәкъдимнәр әйтелде һәм алар резолюциядә урын алды.

Конференция залының керешендә Әхмәтзәки Вәлидинең тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле күргәзмә оештырылган. Китап күргәзмәсе аеруча игътибарны җәлеп итә. Анда Зәки Вәлидинең Русиядә яшәгән чагында язган мәкаләләре басылган иске татар газеталары, үзе исән вакытта бастырган китаплары, соңгы чорда аның турында нәшер ителгән төрле басмалар урын алган.

Башкортстан бу чараның кимчелексез үтүенә зур игътибар биргән: конференция программасы аерым китапчык хәлендә башкорт, төрек, инглиз һәм рус телләрендә басылган. Зәки Вәлидинең кыскача тормышы һәм эшчәнлеге яктыртылган махсус буклет та 4 телдә әзерләнгән. Конференциягә катнашучыларның барысына да чараның исеме язылган букчалар бүләк ителде.

Быел Төркиядә бишенче тапкыр үткәрелгән Башкортстан көннәренең икенче зур вакыйгасы – Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театрының “Әхмәтзәки Вәлиди Туган” исемле спектаклен күрсәтү булды. Вәлидинең тууына 120 ел тулу уңаеннан, аның “Хәтирәләр” китабына нигезләнеп язылган бу пьеса Истанбулдагы Решат Нури Гүнтәкин исемендәге театрда сәхнәләнде. Сәхнә кырыендагы ак пәрдәдә шундук төрекчәгә тәрҗемә ителеп барган әсәрне халык елый-елый карап утырды. Рәхмәтен 15 минутлык тоташ алкышлар белән белдерде. Шунысы игътибарга лаек, башкортлар залны үзләренә кызыксыну күрсәтмәгән халык белән, мэрия эшчеләре, яки мәктәп укучылары белән көчләп тутырып, милләтенең, мәдәниятенең дәрәҗәсен төшерми. Чыгымнар өчен акчасын да кызганмый, төрекләрдән соранып йөрми. Төрекләр оештырып бирсен, дип тә көтмиләр.

Башкортстан делегациясе һәр ел махсус очкыч белән килә Истанбулга. Быел алар 110 кеше килгәннәр. Башкортстан фән һәм мәдәнияте көннәренең соңгы чарасы итеп Истанбулның атаклы Солтанәхмәт мәйданында, тарихи Зәңгәр мәчет белән Изге София музее арасында Сабан туе оештырдылар. Дөрес, ул табигать кочагында, яшеллектә үткәрелгән чын Сабан туеннан калыша, аны бер тамаша рәвешендәрәк ясаганнар, ләкин дәртле-моңлы җыр-биюләре, күз явын алырлык милли киемнәре белән тамашачыларның мәхәббәтен яуладылар.

Мәйдан уртасында кукыраеп утыручы башкорт тирмәсе халыкны әллә кайдан ук үзенә дәшеп тора. Сабан туе программасын Башкортстан премьер-министры Раил Сарбаев президент Мортаза Рәхимовның сәламләү сүзләрен җиткерү белән башлап җибәрде. Чәкчәк, кымыз кебек милли ризыкларны да авыз итәргә мөмкин булган чарага Русия Федерациясенең Төркиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Владимир Ивановский да килгән әнә. Чыгышында ул Русия Башкортстанының Төркия белән дуслыгын ныгытырга тырышуын, хезмәттәшлеген арттырырга омтылуын хуплап сөйләде. Җыр-моңга үрелеп дәвам иткән чараны чит ил туристлары да кызыксынып тамаша кылды.

Башкорт дәүләтчелегенә нигез салучы буларак, сәяси эшчәнлеген олылаган, белем тармагында дөньякүләм танылуга ирешкән галим Зәки Вәлидигә хөрмәтләре чиксез башкорт халкының. Милли лидер итеп күрә һәм күрсәтә торган шәхесләре булган милләтләр ансат кына инкыйразга бирешмидер ул. Чөнки алар милли рухларын сәламәт килеш яшәтә алалар, хәтерләрен мәңге тере саклый беләләр. Әнә шул үзенчәлек аларны Зәки Вәлидинең Караҗаәхмәт зиратындагы каберенә китергәндер дә. Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, ди бит мәкаль. Башкортостан делегациясе вәкилләре башкорт халкының бөек улына хөрмәт белән баш иделәр, рухына дога кылып, каберенә чәчәкләр салдылар. Бу гамәлләре белән алар үзләренә яшәү көче, көрәш стимулы җыеп кайтып киткәннәрдер кебек тоелды. Ирексездән, Зәки Вәлидинең “Хәтирәләр” китабында урын алган мәгърифәтче Каюм Насыйринең менә бу сүзләре искә төшә: "Әгәр Сөембикә башкорт илендә булган булса, аны башкортлар мәскәүләргә берничек тә биреп җибәрмәс иде”.

Кардәш күршеләребездән милли рухыбызны һәм горурлыгыбызны саклау вә күтәрү эшендә әле күпне өйрәнәсе бар кебек тоелды.

Рушания Алтай
Истанбул
XS
SM
MD
LG