Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТАССР милли мәсьәләне хәл иткәнме?


ТАССРның беренче хөкүмәте башлыгы С.Саидгалиев,1920 ел.
ТАССРның беренче хөкүмәте башлыгы С.Саидгалиев,1920 ел.

Татар автоном совет социалистик республиканың 90 еллыгы уңаеннан, Фәннәр академиясендә фәнни конференция үтте. Бу чорга бәя биргәндә фикерләр аерылды.

Конференциянең пленар өлешендә Русия һәм Татарстан галимнәре СССР милли мохтариятләр төзеп милли мәсьәләне хәл иткәнме, бүгенге көндә ул ничек хәл ителә һәм башка якларга бәя бирергә тырышты.

Бүгенге көндәге милләтләр яшәешенә килгәндә, күпчелек галимнәр Татарстанга мактаулы сүзләр әйтте. Чарада, республика милләтләрнең бергә, дустанә шартларда яшәүнең үрнәге булып тора һәм монда республика җитәкчесенең өлеше зур, дип әйтелде. Бу мәсьәләдә уртаклык булса, Совет чорына бәя биргәндә фикерләр аерылды.

Милләтләр темасына фикер алышуны, үзенчәлекле рәвештә билгеле академик Роберт Нигъмәтуллин башлап җибәрде. Ул рус һәм башка мәдәниятләрне сеңдереп яшәвен әйтеп, үзен рус та, татар да, шул ук вакытта, башкорт булып хис итүен белдерде. Бу сүз күпләрне гаҗәпкә калдырды.

Конференциягә килгән билгеле шәхесләрнең берсе - Русия Фәннәр академиясенең Этнология институты башлыгы Валерий Тишков милли мәсьәләгә үзенең карашын белдерде. Ул СССРда рус халкы - “старший брат” дигән идеяларның алга сөрелүен таныса да, Советлар берлеген “милләтләр бишеге” итеп атады. "СССР аерым халыкларга дәүләт, конституция, парламент, профессиональ фән, мәдәният бирде", диде Тишков.

ТАССРның 90 еллыгы уңаеннан үткән конференциягә махсус Мәскәүдән килгән генерал Мәхмүт Гәрәев та совет чорына үзенең бәясен бирде. Ул СССР изелгән ярлы халыкка белем алырга, үсәргә мөмкинлекләр бирде, дип әйтте.

Шул ук вакытта Гәрәев, ТАССРның юбилеен бәяләп бетермиләр, диде. Татар генералы гасырлардан гасырларга рус булмаган халыкларга Русиядә яшәү никадәр авыр булуын искә алып, булган дәүләтчелекнең кадерен белергә чакырды.

Җанисәпкә карашлар төрле

Чыгыш ясаучылар җанисәп темасына да фикерләрен белдерде. Этнология институты директоры Валерий Тишков, 2002 елда халык санын алганда кертелгән үзгәреш кирәкле булды, диде. Сүз милләтләрне төркемнәргә бүлеп карау турында бара. Тишков бу тәртип 2010 елдагы җанисәптә дә сакланачак дип белдерде.

“Безнеңчә, зур халыклар эчендәге кайбер төркемнәргә үзләренең үзенчәлеген сакларга һәм милләтен атаганда үзләрен теләгәнчә таныту мөмкинлеген калдырырга кирәк”, диде Валерий Тишков.

Ул шулай ук, ялганлау, өстәп язу кебек күренешләрне бетерергә кирәк дигән белдерү дә ясады.

Генерал Мәхмүт Гәрәев үзенең чыгышында Тишков сүзләренә тәнкыйть белдерде. Аның сүзләрен залда утыручылар кул чабып хуплады.

“Тишков тырышлыгы белән үткәрелгән “демократик” халык санын алуда безнең милләт җыеп булмаслык хәлгә килмәсә, безнең халыкның киләчәге булачак. Нигә сез керәшеннәрне һәм башкаларны аерым халыкларга бүләсез, бу кабул ителмәслек хәл”, дип әйтте Гәрәев.

Татар дәүләтле халык булган

Мәскәү кунаклары СССР турында сөйгәндә, Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов татар дәүләтчелеге тарихы турындагы сүзен төрки-татарлар төзегән дәүләтләр, Алтын Урдадан башлады.

Рафаил Хәкимов: “Русия татарларсыз һәм ислам диненнән башка оешма алмас иде. Явыз Иван Казан ханлыгын яулап алгач кына патша булып йөртелә башлады. Русиянең атаклы морзалары татар нәселләреннән чыккан”, диде.

Ул шулай ук, СССР оешканчы ук, 20нче гасыр башында татарларның укый-яза белүен, җәдитчелек хәрәкәте булуын, милли һәм иҗтимагый аңның үсүен мисал итеп китерде.

Хәкимов большевикларның Идел-Урал штатын, татар-башкорт республикасын төзетмәве, аерым башкорт һәм татар автоном республикаларын оештырырга гына рөхсәт бирүе турында әйтте.

Тарих институты башлыгы, бүгенге көндә милли мәсьәләнең федератив мөнәсәбәтләр аша гына хәл ителә алуына басым ясады.

Милли хәрәкәттә катнашкан, Татарстан президентының сәяси киңәшчесе булган Рафаил Хәкимов суверенитет декларациясенең кабул ителүен, референдум үтүен, шартнамә имзалануын да искә төшерде.

Хәкимов үзенең чыгышын: “Русия һәрвакыт федератив дәүләт булды һәм булачак, иншалла”, дигән сүзләр белән тәмамлады.
XS
SM
MD
LG