Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:53

Карпов ФИДЕ президенты урыны өчен көрәшә


Cовет чорында Кремльнең "сәяси коралы" саналган Анатолий Карпов хәзер үзе Кремльгә каршы көрәшә

Cовет чорында Кремльнең "сәяси коралы" саналган Анатолий Карпов хәзер үзе Кремльгә каршы көрәшә

Дөньяның 12нче шахмат чемпионы Анатолий Карпов дөнья шахмат федерациясе президенты урынына дәгъва итәргә җыена. Бу вазыйфаны әлегә Калмыкстан президенты Кирсан Илюмжинов башкара. Кремль аны бу урында тагын бер мөддәткә калдырырга тырыша.

Дөнья шахмат федерациясе (ФИДЕ) президенты урынына Русия намзәте тирәсендә ыгы-зыгы инде берничә атна дәвам итә. Апрель ахырында Русия шахмат федерациясенең багучылар шурасы рәисе, берүк вакытта Русия президенты Дмитрий Медведевның ярдәмчесе дә булып эшләүче Аркадий Дворкович, Русия бу урынга ФИДЕның хәзерге президенты Кирсан Илюмжиновны тәкъдим итә, дип белдерде. Дворкович сүзләренчә, бу карар багучылар шурасының әгъзалары һәм төрле федерацияләр белән киңәшеп кабул ителгән.

Чынбарлыкта Русиянең берничә дистә шахмат федерациясе ФИДЕ президенты урынына Анатолий Карпов намзәтен хуплап чыккан. Багучылар шурасының 14 май көнне үткән утырышында Карпов күпчелек тавыш белән ФИДЕ президентлыгына Русия намзәте итеп сайланган.

Аркадий Дворкович (с) һәм Дмитрий Медведев
Дворкович үзе бу утырышта катнашмаган. Шахмат федерацияләренә юллаган хатында ул бу утырышны канунсыз дип атаган һәм аның нәтиҗәләрен танымаячагын әйткән.

Моңа җавап итеп Карпов ФИДЕ исеменә Дворковичның гамәлләренә кискен тәнкыйть белдереп хат юллаган.

Шушы низаг узган атна тагы да кискенрәк төсмер алды. Бер төркем коралланган кеше Русия шахмат федерациясе бинасына килеп аның милегенә мөһер салган. Федерация рәисе Анатолий Бах, бу гамәлне Дворковичка каршы чыгып, Илюмжиновны хупламаганы өчен җәза дип аңлатты.

Карпов радиобызга биргән әңгәмәсендә Дворковичның гамәлләренә мондый аңлатма бирде: “Ул федерациянең бөтен эшчәнлеген бер атнага туктатты. Хисаплар туңдырылды, каяндыр сакчылар пәйдә булды, без аларны чакырмадык. Канун нигезендә яшәргә кирәк. Ирекле тавыш бирү булырга тиеш, кул каерып түгел. Хәзер исә Русия мәсхәрә хәлдә калды.”

Карпов ниятеннән чигенергә җыенмый. Мин шахмат өчен күбрәк файда китерә алам, ди ул. Дворкович ул Русия федерациясенең багучылар шурасы рәисе генә. Ә без бөтендөнья шахматы турында сөйлибез. Анда Русиядән тыш тагын 165 ил бар. Карпов сүзләренчә, аның намзәтен инде утызлап ил хуплаган.

Дөнья беренчелеге өчен көрәш, Мәскәү, 1984 ел
Карпов әйтүенә караганда, хәттә аның элекке көндәше, дөньяның 13нче чемпионы Гарри Каспаров та бу эштә аңа ярдәм итәргә вәгдә иткән.

Язмыш шуклыгы, диярсең. Заманында озак ел буена Карпов шахмат өстәле артында Каспаровка каршы көрәште. Ул чакта Кремль аның ягында иде. Хәзер исә ул үзе Кремлгә каршы көрәшә. Аның элекке көндәше Каспаров аңа ярдәм итәргә алына.

Дөнья шахмат федерациясенең яңа президентын сайлау сентябрь аенда Ханты-Мансида үтәчәк. Карповны инде берничә дистә федерация хуплый. Илюмжиновны әлегә бер кеше – президент Медведевның ярдәмчесе Аркадий Дворкович.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG