Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:02

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы бинасының очы киселә, баганалар саны киметелә һәм тышкы бизәлеше үзгәртелә. Каршында агачлар да утыртылса, бина Казан Кирмәне манзарасын бозып тормаячак. Мәдәни ядкарләрне саклау оешмасы инде төзелгән бинаны шул шартлар үтәлгәндә калдыру белән килеште.

Русиянең мәдәният ядкәрләрен саклау идарәсе (Росохранкультура) Казан башкарма комитетының Казан Кирмәне торган тарихи җирдә төзелешкә рөхсәт бирү карарын гамәлдән чыгаруны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Татарстанның арбитраж мәхкәмәсе Казан башкарма комитеты, Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы, республиканың инвестиция-төзелеш идарәсе һәм “Антика плюс” төзелеш ширкәтенә карата шикаятьне 2009 елның ноябрь аенда теркәде.

Казан Кирмәне ЮНЕСКО тарафыннан сакланган һәйкәлләр исемлегенә кергән.

“Бу төзелеш Росохранкультура белән килешенмәде. Бинаның биеклеге манарасы белән бергә 48 метр, бу манзараны боза”, дип сөйләгән иде идарәнең Идел буе төбәгендәге вәкиле Дмитрий Мусин 17 мартта булган мәхкәмә утырышында.

Росохранкультура идарәсе белән килешү ай азагына кадәр әзерләнер дип көтелә. Идарә таләпләре нигезендә бинаның челтәрле гөмбәзе очы киселеп, министрлыкның яңа бинасы 5 метрга кыскартыла. Игенчеләр сараеның баганалары саны да киметелә һәм тышкы бизәлешеннән купшы сыннарның кайберләре алына. Аның тирәсенә агачлар утыртылачак.

"Республиканың бу кадәр кыйбатлы эше юкка чыкса акылсызлык булыр иде", диде Мусин журналистларга. Бина төзелеше 1 миллиард сумга төшкән дип фаразлана.

2009 елның октябренә кадәр Казанның баш архитекторы булган Эрнст Мәүлетов сүзләренә караганда, Русиянең мәдәни ядкәрләрне саклау идарәсе шушы купшы бинаның Кирмән торган тарихи җирдә төзелгәненә документаль дәлилләр таба алмаган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG