Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада телевидениегә каршы пикет узды


25 май көнне Уфада Салават Юлаев мәйданында урнашкан телеүзәк каршында каршылык чарасы узды. Анда татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре катнашты. Алар Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясенең татарлар яшәгән авылларны башкорт итеп күрсәткән тапшыруларга каршылык белдерде.

Кулларда шундый шигарәләрне күрергә була иде: “Дәүләтбаев әфәнде! Җанисәп уңаеннан татарга каршы кампанияне туктат!”,“Башкортстандагы барлык халыкларга да тигез хокук таләп итәбез!”, “Татар авыллары турындагы тапшыруларыгыз тарихи да, фәнни дә дөреслеккә туры килми!”, “Русия Конституциясен үтәүне таләп итәбез!”, “Татар авылларын бетереп кенә татарны бетерә алмассыз!”, “Милләтне билгеләүдә беркемнең дә өстенлекләргә хокукы юк!”,“Башкортстан телевидениесе хезмәткәрләре! Татар авыллары халкын башкортларга каршы куюны туктатыгыз!”

Без чарада катнашкан берничә кешенең фикерләрен дә белештек.

Милли хәрәкәт активисты Әлтәф Галиев: “Башкортстан телевидениесе бөтен татар авыллары тарихларын бозып күрсәтә. Мәсәлән, безнең Кушнаренко районы саф татар районы булып исәпләнә иде. Андагы татарлар 79% тәшкил итә иде. Калаганнар урыслар, мордвалар. Башкортлар районда юк иде.

Хәзер килеп башкортлар саны 49% җиткән булып чыкты. Без мондый хокук бозулар белән килешә алмыйбыз”. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов: “Башкортстан җитәкчелегенең тар акыллыгына гаҗәпләнәм. Барлык милләтләр бергә империя сәясәтенә, унитарлаштыруга каршы көрәшү урынына, төп көч татар белән башкорт көрәшенә бирелә. Күрәсең, алар Мәскәү тегермәненә аңлапмы, аңламыймы су коялар. Бу - ике тугандаш халык арасына чөй кагу булып тора”, диде.


Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Рәис Карачурин: “Бу Конституция хокукларыбызны бозу булып тора. Мәскәү дә, Уфа да килешеп эшлиләр булса кирәк, чөнки без Мәскәүдән дә дөреслек таба алмыйбыз!”, дип белдерде.

Телевидение бинасыннан чыккан һәм үтеп барган бер башкорт хатын-кызының канәгатьсезлек белдерүләреннән башка каршылыклар булмады. Аларның берсе: “Башкортлар сезнең арт саныгызга күсәк тыккан мени?”, дип ирештерде.
Чарада өч дистәгә якын кеше катнашты.

Пикет мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар узган көнгә туры килде. Ә соңгы кыңгыраулардан соң барлык башкала мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары Салават Юлаев мәйданына килә. Пикетчылар нәкъ шул мәйданга үтә торган юлда басып тору сәбәпле, аларны күпләр тамаша кылды. Шуңа булса кирәк, Уфа шәһәре хакимияте пикетны мэрия каршындагы мәйданга күчерүне сораган. Ләкин чара телерадиокомпаниягә каршы булу сәбәпле, аны оештыручылар моңа бармаган.
XS
SM
MD
LG