Accessibility links

Amnesty International: Русия кеше хокукларын бозуны дәвам итә


Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы дөньяда кеше хокуклары торышы турында еллык хисабын чыгарды. Идарәсе Лондонда урнашкан оешманың бу хисабында 159 илдәге, шул исәптән Русиядәге былтыргы вәзгыять бәяләнә.

Amnesty International дөньяда күп кенә илләр хөкүмәтләренең былтыр да кеше хокуклары турындагы халыкара кануннарны үтәмәве, халыкара мәхкамәләр карарларына киртә куюлары, үз мәнфәгатьләрен кануннан өстен куюлары турында белдерә.

Хисапта репрессия һәм гаделсезлекләрнең дөнья күләмендә арта баруы әйтелә. Былтыр тоткыннарны азаплаулар һәм аларга рәхимсез мөнәсәбәт 111 илдә, гадел булмаган мәхкамә карарлары 55 илдә, сүз иреген тыю 96 илдә күзәтелгән. 48 илдә сәяси тоткыннар булуы әйтелә.

Хисапның Русия турындагы өлешенә килгәндә исә, “Хокук яклаучылар, адвокатлар һәм журналистларга янаулар һәм физик һөҗүмнәр булды, кайберләре үтерелде. Бу җинаятьләр күп очракта җәзасыз калды, чөнки милиция тикшерүләре дик нәтиҗәле булмады. Төньяк Кавказда кеше хокукларын бозу турында хәбәрләр күбрәк килде. Кайбер очракларда җинаять кылуда шикләнелгәннәрне гаепләрен таныту өчен азаплаулар һәм рәхимсез мөнәсәбәт күрсәтелүе турында хәбәрләр бар. Русия хакимиятләре 2008 елның августында Грузия белән низаг вакытында кораллы көчләрнең кеше хокукларын бозу очракларын һәрьяклап тикшермәде. Мәхкамәләрне гадел үткәрү нормаларының үтәлмәве элеккечә үк борчылу тудыра. Рәсмиләр расизмны сүздә хөкем иттеләр, әмма расистик һөҗүмнәр даими рәвештә була торды”, - диелә.

Amnesty Internationalны иң борчыганы Төньяк Кавказдагы вәзгыять. Чечня, Ингушетия, Дагыстан һәм Кабарда Балкар һәрберсе аерым-аерым бәяләнә.

Русия хакимиятләренең былтыр апрель аенда Чечнядә террорга каршы чараларның туктатылуын игълан итүенчә карамастан, былтыр анда кеше хокукларының тупас бозылуы, өйләреннән көч белән алып кителгән кешеләрнең югалуы тәнкыйтьләнә. 1999 елдан бирле республикада югалган кешеләрнең исемлеге әле дә булдырылмаган.

Июль аенда “Мемориал” хокук яклау оешмасының Грозныйдагы вәкиле Наталья Эстемированың үтерелүе, августта шулай ук Грозныйда хокук яклаучылар, ирле-хатынлы Зарема Садуллаева белән Алик Джабраиловның үтерелүе дә бу хисапка кергән.

Русиянең барлык өлешләрендә хокук яклаучыларга, журналистларга, оппозиция вәкилләренә һөҗүмнәр, янаулар, кайберләрен үтерүләр тиешенчә тикшерелмәгәндә, хакимиятләрнең хокук яклаучыларны һәм хөкүмәттән бәйсез оешмаларны экстремизмда, чит ил махсус хезмәтләренә эшләүдә гаепләве әйтелә.

“Экстремизмага каршы көрәш кануны артында көч структуралары көч куллануга чакыручы оппозиционерларны да, башкача фикерләүче тыныч кешеләрне дә бер үк дәрәҗәдә эзәрлекләде”, - диелә.

Сүз иреген һәм хокук яклаучыларны эзәрлекләү бар ил буйлап күзәтелүе әйтелсә дә, хисаптагы мисалларга килгәндә, бары тик Мәскәүдәге очраклар гына диярлек игътибарга лаек булган. Төньяк Кавказ белән Мәскәүдән кала төбәкләрдәге хәлләр турында анда аерым әйтелми. Татарстан яки Башкортстан да хисапта телгә алынмый.
XS
SM
MD
LG