Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ставропольдә 28 май - матәм көне


Ставрополь крае хөкүмәте башлыгы урынбасары Сергей Ушаков 28 май өлкәдә матәм көне дип игълан итте.

Чәршәмбе көнне шәһәр үзәгендә Мәдәният сарае янында булган шартлауда 7 кеше һәлак булды, 40лап кеше яраланды. Кайберләре авыр хәлдә хастаханәдә, дип хәбәр ителә.

Губернатор Валерий Гаевский зыян күргән гаиләләргә акчалата ярдәм бүлеп бирергә кушты.

Тикшерүчеләр 400 грамм тротил көчендә шартлау булды, дигән нәтиҗәгә килде. Шартлау “Вайнах” чечен төркеме чыгышы башланырга 15 минут кала булган.
XS
SM
MD
LG