Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:56

Һиндстан президенты Кытайга килде


Һиндстан президенты Пратибһа Патил бүген Пекинда Кытай җитәкчеләре белән очрашуда сәүдә һәм чик буе бәхәсләрен чишү турында сөйләшер, дип көтелә.

1962 елда Һиндстан белән Кытай арасында чик буенда кабынып тиз беткән сугыштан соң ике ил арасында мөнәсәбәтләр салкын булды. Һиндстан күптән түгел яңадан Кытайны хәрби көчен арттыруда гаепләп чик буена күбрәк гаскәр китерде.

Кытай Һиндстанның иң зур сәүдә партнеры.

XS
SM
MD
LG