Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:22

АКШ президенты дәүләт иминлеге стратегиясен тәкъдим итәчәк


Ак Йорт бүген президент Барак Обама хакимиятенең дәүләт иминлеге стратегиясен игълан итәчәк. Яңа стратегиядә төп басым террорчыларның АКШның үзендә булу куркынычына ясалачак, дип фаразлана.

Президентның террорга каршы көрәш мәсьәләләрендәге төп киңәшчесе Дҗон Бреннан стратегиянең төп максаты - дөньяга АКШның “исламга каршы сугыш алып бармавын” җиткерү булачак, диде.

АКШ кануннары нигезендә илнең һәр президенты хакимияте АКШ һәм глобаль иминлеккә янаган куркынычларны барлап аларга каршы көрәш стратегиясен булдырырга тиеш.

Бүгенге көндә халыкара террор, атом коралының җәелүе, икътисади тотрыксызлык, климат үзгәрешләре һәм башка илләрдә демократик иреклекләргә булган басым – АКШ иминлегенә куркыныч тудырган күренешләр дип аталды.

XS
SM
MD
LG