Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:28

Төркиядә дәваланган Татарстан вәкилләре янына Казан табибы килде


Төркиядә 25 майда булган автобус казасында яраланган Татарстан кешеләрнең дәвалануын тикшерер өчен кичә Антальяга Республика клиник Хастаханәсе (РКБ) баш хирургы Рөстәм Гайфуллин килде.

Казада һәлак булган 15 кешенең 3се Татарстаннан иде. Яраланган 6 татарстанлы Төркиянең көньягындагы өч хастаханәдә дәвалана. Алар арасында 4 һәм 12 яшьлек ике кыз бала да бар.

Татарстан табибы авыруларның барсы белән дә очрашып аларның тиешле ярдәм алганын белдерде.

Бүген һәлак булган 15 кешенең мәетләре Русиягә кайтарыла.

XS
SM
MD
LG