Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида “Милләт кызы” бәйгесе үтте


Омскида татар кызларының чибәрлек, уңганлык-булганлыкларын гына түгел, беренче чиратта татар телен, халкыбызның мәдәниятен, әдәбиятын, күренекле шәхесләрен белү дәрәҗәсен билгеләү максаты белән конкурс үткәрелде.

Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте күптән түгел татар кызлары арасында беренче мәртәбә бәйге оештырды. “Милләт кызы” дип исемләнгән әлеге бәйге Кызыл Гвардия мәдәният йортында үткәрелде.

Омскида моңа кадәр өлкәнрәк яшьтәгеләр өчен «Әйдәгез, апалар» дигән бәйгеләр үткәрелгән иде. Анда өлкәннәр җитезлек, осталык, җыйнаклык, тыйнаклык кебек сыйфатларын күрсәттеләр. Әмма күптөрле сәбәпләр аркасында бу бәйгеләр даими булып китә алмады. Даими булып киткән очракта да яшьләр – татар кызлары арасында бәйге оештыру күптән зарур иде, ди “Милләт кызы” бәйгесе хөкемдарларының берсе, Татарстанның атказанган укытучысы, “Татар дөньясы” газеты мөхәррире Гөлсинә Әхмәрова.

Башта конкурста катнашырга теләүчеләр саны 15тән артык булган иде, әзерлек барышында бу сан шактый кимеде һәм нәтиҗәдә бәйге көнендә сәхнәгә җиде катнашучы чыкты.


Кызлар үтә дулкынлансалар да, сынатмадылар, бирелгән биремнәрне булдыра алганча үтәделәр. Беренче чиратта аларга үзләре белән таныштыру кирәк иде.

Жюри бу биремдә кызларның ни дәрәҗәдә татар телендә сөйләшә алуларын бәяләде, аннан соң бәя кызларның милли рызыклар пешерүдә, җыр-биюдә осталыкларына, халкыбызның нинди күренекле шәхесләрен белүләренә һәм башка сыйфатларына карап бирелде.

Татар телен яхшырак белүче, күренекле шәхесләр исемнәрен күбрәк әйтүче башка сыйфатларын яхшырак күрсәтүче булып «Умырзая» ансамблендә шөгыльләнүче 15 яшьлек Хәнифә Ханнанова танылды. Беренче бүләк, «Милләт кызы» исеме дә Хәнифәгә бирелде.

Кызлар бәлеш, чәкчәк, пәрәмәч, урама, олы баурсак кебек милли ашлар әзерләп китергәннәр иде. Жюри хөкеменә чәкчәк тәкъдим иткән кыз – Диләрә Иноятова иң тәмле ризык пешерүче дип билгеләнде, аңа «Уңган кыз» исеме бирелде.

Башка кызларга «Гүзәллек алиһәсе», «Талант иясе», “Сөйкемле кыз”, “Ягымлы кыз”, “Нәзакәтле кыз” кебек исемнәр бирелде. Быел Казанда оештырылган «Татар моңы» конкурсы дипломы иясе Сабина Мидигулова «Гүзәллек алиһәсе» исеменә лаек булды, хөкемдарларны ул сәхнәдә тотышы белән дә, киеме белән дә, моңлы җыр башкаруы белән дә әсир итте.


Кызларның ярышлары «Умырзая» ансамбле үзешчәннәренең җыр-биюләре белән аралашып барды. Залда утырган халык бу яңа тамашаны яхшы кабул итте, кызларның һәр чыгышын алкышлар белән каршылады, ярышучыларга көч биреп, ярдәм итеп торды кебек. Кул чабулар белән “Тамашачы мәхәббәте”нә лаек катнашучы билгеләнде – иң көчле алкышлар Эльвира Ашербаевага юлланды.

«Милләт кызы» бәйгесенең жюри рәисе, Омски мәдәният коллиятенең югары квалификацияле музыка укытучысы, концертмейстр Әлфия ханым Дастанова, Омскида мондый бәйге беренче мәртәбә булса да, яхшы оештырылган, дигән фикерен әйтте.

Бездә милли мәдәниятне онытмаучы, аңа омтылучы, туган телләрен өйрәнүче яшь кызлар булуы куандыра, бәйге дәвамлы булсын иде, егетләр арасында да оештырылсын иде дигән теләктәмен, диде Әлфия ханым.

Омскиның «Ялкын» яшьләр оешмасы җитәкчесе Шамил Аллагулов та, бәйге уңышлы үтте, дип исәпли, оештыру авыррак булса да, әйбәт кенә үтте, тамашачы яхшы кабул итте, ди.

“Милләт кызы” бәйгесен оештыручылар киләчәктә татар яшьләре арасында бәйгеләрне ел саен үткәрергә кирәк дигән фикергә килделәр һәм озын-озакка сузмыйча, көз көне бәйгене татар егетләре арасында оештырырга карар кылдылар.
XS
SM
MD
LG