Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:56

Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Стокһольмда Швеция татарлары белән очрашты. Равил хәзрәт Швециягә күрше Финляндиягә сәфәре барышында Һелсинки мулласы Рамил хәзрәт белән бергә килеп китте.

Азатлык радиосына бу турыда хәбәр салган Швеция татары Түркәр Соукканнан бу очрашу турында тулырак мәгълумат сорадык. Бу очрашу ничек, нинди кысаларда үтте?

Мөфтинең Стокһольмга киләчәге турында безгә Һелсинки мулласы Рамил хәзрәт хәбәр итте. Швеция татарларының үз җәмгыяте дә, җыелу урыны да юк. Без тиз генә очрашу кичәсе өчен урын эзли башладык һәм интернет аша Швеция татарларына татар һәм швед телләрендә белдерүләр җибәрдек.

Швециядә ничә татар яши?

Ата-анасы татарлар булган кешеләр, исәпләвемчә йөз кеше бардыр дип уйлыйм. Без белгәннәре. Аннан соң инде яртылаш татарлар бар. Аларны да санасак, 150-200 дип уйлыйм.

Рамил хәзрәт (сулда) һәм Равил хәзрәт (уңда) хәләл җефетләре белән
Кунаклар Финляндия аша килделәр бит. Диңгез аша. Иртән 2 кыз белән үзем бардым, аларны каршы алдык. Алар алдан ук Һелсинки мулласы Рамил хәзрәт белән сөйләшкәннәр инде, беренче көнне аның танышы аларны Стокһольмда йөртте, шәһәрне күрсәтте. Без аларга кичен очрашуның кайда булачагын әйттек. Равил хәзрәт үзе милләттәшләр белән шундый бер очрашу теләгән иде.

Гайре рәсми очрашу булгач һәркем нәрсәдер пешереп кичен кунак өстәлен әзерләдек. Хәзрәтләр дә хәләл җефетләре, күчтәнәчләр белән килгән иделәр.

Түркәр Соуккан чыгыш ясый
Мин очрашуны ачып җибәргәннән соң бераз чәй эчеп алдык. Аннан соң мин торып басып Швеция татарларының тарихы турында мәгълумат бирдем.

Аннан соң Равил хәзрәт үзе Русиядәге дини һәм мәдәни тормыш турында бик мавыктыргыч чыгыш ясады. Һәр чыгыштан соң сораулар да бирелде.

Аннан чират Рамил хәзрәткә җитте. Ул Финляндиядәге милләттәшләр турында, андагы оешмалар турында мәгълуматлар бирде.

Шуннан соң утырып гәпләштек. Очрашу барлыгы ике сәгать ярым барды һәм бик матур мөхиттә үтте. Ул хәзрәтләр заманча кешеләр һәм халык тарафыннан алар бик яхшы кабул ителде. Һәм алар үзләре дә халык кебек бик канәгать булып киттеләр.

Равил хәзрәтнең Стокһольмга сәфәренең максаты нинди иде. Ул анда ниндидер җыенга, сөйләшүләргә килгән идеме, яки болай бер ял сәфәре генә идеме?

Ялгыш аңламаган булсам, бу инде, әлбәттә, гайре рәсми һәм бер туризм сәфәре булды абыстайлар һәм хәзрәтләр өчен. Равил хәзрәт белән Зөһрә абыстайның беренче килүе иде бу. Бәйләнешләрне ныгытырга дигән теләкләр белдерелде. Бәлки киләчәктә ешрак күрешербез, һичьюгы финляндиядәгеләр белән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG