Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рус теленә Кырымда рәсми тел статусы бирелде


Кырым парламенты Кырымда рус теленә рәсми тел статусы бирүне хуплады. Депутатлар бу карарны “рус телен чикләү кампаниясе алып барылуы” һәм аның “Кырымдагы иҗтимагый-сәяси вазгыятькә зыян китерүе” сәбәпле кабул итәргә булды.

Парламент Югары Радага “Украинада рус һәм башка милли азчылыкларның телләренә үсеш иреге” турында канун өлгесен җибәрде.

Кырым парламентының бу адымы кичә Львов шәһәр шурасының “Бөек ватан сугышы” сүзләрен куллануны тыю карарына җавап буларак бәяләнә.
XS
SM
MD
LG