Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:43

Самар өлкәсендәге татар авыллары бер-бер артлы үз тарихларын китапка кертә башлады. Шушы көннәрдә Гали авылы тарихы турында да китап дөнья күрде.

Әлеге китапның авторы Лилия Гайнанова Казакъстанда туган, Башкортстанда үскән, югары белемне Самарда алган. Менә 21 ел инде Самар өлкәсенең Похвистнево шәһәрендә яши. Журналист. Әдәби түгәрәк әгъзасы. Район җитәкчеләренең җәмәгатьчелек һәм матбугат белгече. Татар милли хәрәкәтенең актив хезмәткәре. Гали авылын тирәнтен өйрәнеп 160 битле затлы китап бастырган.

Югары сыйфатлы кәгазьдә төсле сурәтләр белән бизәлгән зур җыентык авыл вакыйгаларын системага китереп шәхесләр парады биеклегенә күтәрелгән.

Автор кайсы нәсел турында гына язмасын, ул аларны йөрәге белән тирәнтен аңлап, яратып, зурлап, олуг хөрмәт күрсәтеп ватан һәм милләт язмышы белән бәйләп язган.

Галидә 2000 меңгә якын кеше яши. Ел саен дистәләгән яңа йорт салына. Ел саен 25 нарасый якты дөньяга аваз сала.

Бүгенге көндә Гали үзенә бер мөстәкыйльлек утравы. Җирләре дә сөрелә, игеннәре дә урыла, азык-төлек комбинатлары гөрләп эшли. Такта да яралар, даруханә эшли, нәселле атлар асрыйлар, күркә үрчетәләр, ел әйләнәсенә яшелчә үстереп саталар, тегермәннәре он тарта.

Авылда татар көрәше буенча спорт мәктәбе эшли. Урта мәктәп һәм мәдрәсә халыкны әхлакый яктан тәрбияли. 70-80 яшьлек бабайлар мәктәп балаларын гармунда уйнарга өйрәтәләр. Чиккән сөлгеләрне сату үзенә бер бизнеска әйләнеп бара.

Самар губернаторы Владимир Артяков галиләрнең уңышын “авыл икътисадының могҗизасы” дип бәяләгән китапта.

Китапта тарихи шәҗәрә дә урын алган. Гали исеменең чишмә башы 16 гасырда яшәгән Манаш тарханга барып тоташа. Манаш – Сөләйман, Тукай, Пулат, Киләй – Сийәргыл – Чувай – Шәриф – Котби – Биккол – Арслан – Ишкилде – Ишәле – Мокан – Ишти – Гали.

Гали үзенең 400 еллыгына сокланып кулга алырлык авыл тарихын бастырып чыгарды. Басманың дөнья күрүендә төп чыгымнарны үз өсләренә өлкә хөкүмәте, Самар Дуслык йорты, Похвистнево район администрациясе, райондагы “Туган тел” җәмгыяте һәм эшмәкәр Дания Тулова-Хәсәншина алганнар.

Автор киләчәктә китапның икенче томы да булачак дигән өметтә кала. Ә күңел түрендә: “Китапның чыккан томы әле татарча да чыксын иде”, дигән сыкрау ята.

XS
SM
MD
LG