Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама стратегиясе: АКШ исламга каршы сугышмый


Обаманың дәүләт иминлеге һәм террорчылыкка каршы көрәш киңәшчесе урынбасары Дҗон Бреннан
Обаманың дәүләт иминлеге һәм террорчылыкка каршы көрәш киңәшчесе урынбасары Дҗон Бреннан

АКШ президенты Барак Обама пәнҗешәмбе дәүләт иминлеге стратегиясен тәкъдим итә. Элекке президент Дҗордҗ Буш төрле мәсьәләләрне чишкәндә нигездә көч куллануга таянган булса, Обама хезмәттәшлек һәм дипломатия чараларына басым ясарга җыена.

Дәүләт иминлеге стратегиясенең төп принципларын Обама 22 май көнне хәрби мәктәпне тәмамлаучы офицерлар алдында ясаган чыгышында бәян иткән иде. Обама берьяклы гамәлләр урынына күпьяклы хезмәттәшлек, булган беректәшлекләрне көчәйтү, яңаларын төзү һәм кеше хокукларын яклау кирәклегенә басым ясады.

Элекке президент Георге Бушның көч куллану сәясәтенә ишарә итеп, Обама, хезмәттәшлектән ваз кичү Америкага яхшылык китермәде, диде.

Обама стратегиясе күбрәк “йомшак көчкә”, башкача әйткәндә, “акыл көченә” нигезләнсә дә, ул террорчылыкка каршы көрәштән баш тартуны аңлатмый.

Обаманың дәүләт иминлеге һәм террорчылыкка каршы көрәш киңәшчесе урынбасары Дҗон Бреннан чәршәмбе Вашингтонда үткән очрашуда бу мәсьәләгә аеруча басым ясады.

“АКШ Әл-Каидә белән сугыш һаләтендә, бу челтәрне тар-мар итү өчен бар дөнья буйлап чаралар күрәчәк. – ди Бреннан. – Америка үзенең дошманнарын жиһадчылар я исламчылар дип атауга каршы, чөнки жиһад изге көрәш дигәнне аңлата, исламның кануный принцибын тәшкил итә.”

“Гаепесез ирләрне, хатыннарны, балаларны үтерүдә бер изгелек тә юк. Дошманнарны изге итеп күрсәтү зыян гына китерә. Алар изге ниятле дини җитәкечләр дигән ялган хис калдыра. – ди Бреннан. – Чынбарлыкта алар гади үтерүчеләр, шул исәптән, меңләгән мөселманны үтерүчеләр.”

Бреннан сүзләренчә, дошманнарны “исламчылар” дип атау АКШ исламга каршы сугыша дигән ялган караш тудыра. Чынбарлыкта, АКШ беркайчан да ислам белән сугышта булмады һәм булмаячак та. Ислам, башка диннәр шикелле үк, Американың бер өлеше булып тора, ди Бреннан.

Обаманың дәүләт иминлеге стратегиясе беренче тапкыр Американың үзендә туган террорчылык мәсьәләсен дә күтәрә. Кызганычка каршы, экстремистик идеология кармагына эләккән американнар саны артканнан арта бара, ди Бреннан.

Моннан тыш, Бреннан сүзләренчә, Обаманың иминлек стратегиясе Американың традицион кыйммәтләренә нигезләнә. Бу кыйммәтләрне үзебездә һәм бар дөньяда ихтирам итү безнең кем икәнебезне, нәрсә теләвебезне күрсәтә, ди ул. Дөньяда тынычлык, иминлек һәм үсеш мөмкинлеге тәэмин итүче дөнья тәртибенә хезмәттәшлек аша гына ирешеп була. Дәүләт иминлеге стратегиясендә шушы максатка ирешү юллары билгеләнә.
XS
SM
MD
LG