Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:07

Казанда узган Русия-Европа берлеге шурасында еврокомиссар Русия министрларыннан адвокат Магнитскийның үлеме белән бәйле нечкәлекләр хакында сорады. Ул Русия белән Европа берлеге арасында виза тәртибен бетерү мәсьәләсе кеше хокуклары хәлләренә бәйле булуына ишарәләде.

Казанда Магнитский мәсьәләсе күтәрелүе Русия белән Европа берлеге арасында виза тәртибен бетерүгә аяк чалырга мөмкин кебек тоелды. Чөнки Европа берлегенең эчке эшләр өчен җаваплы комиссары Сесилия Мальмстрем Русия тышкы эшләр министры Рәшит Нургалиев һәм юстиция министры Александр Коноваловтан туп-туры 37 яшьлек Hermitage Capital британ инвестиция фондының адвокаты кулга алу һәм сак астында тоту нечкәлекләре, аңа тиешле медицина ярдәмен күрсәтмәү һәм бәйсез медицина экспертиза уткәрелүе хакында сорады.

Билгеле булганча адвокат Магнитский кайбер дәүләт рәсмиләренең коррупция нәтиҗәсендә бюджеттан 5,4 миллиард сумга якын (230 миллион доллар) акча үзләштерүен ачыклаган иде. Ул бу җинаятьтә эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең катнашлыгы барлыгын фаш итеп, аңлатмалар биреп чыкты. Аның бу белдерүеннән соң Магнитскийга карата җинаять эше ачылды һәм кулга алынды. Мәхкәмә эше кичектерелеп килде һәм британ инвестиция фондының адвокаты Магнитский узган елның 16 ноябрендә Мәскәү төрмәсендә үлде. Рәсми чыганаклар ул йөрәк авыруыннан вафат булды дип белдерде.

Кеше хокукларын яклаучылар исә Магнитский утырган СИЗОда түзеп булмаслык шартлар тудырылган, Магнитскийга рухи һәм физик басым ясалган, ялган мәгълүмат бирдертер өчен аны медицина ярдәменнән мәхрүм иткәннәр, диде.

Еврокомиссар Мальмстрем Магнитскийның коррупция турында курыкмыйча сөйләвен батырлыкка тиңләде.

“Киң яңгыраш алуга карамастан бу үлем очрагы тикшерелмәде, 230 мең доллар акча үзләштергән эше дә каралмады ”, диде ул.

Европа берлегенең әлеге белдерүе киләсе атна дүшәмбе Дондагы Ростовта узачак Европа берлеге-Русия илләре җитәкчеләре саммиты алдыннан яңгырады. Әлеге самитта Русия Европа илләре белән виза тәртибен бетерү өлкәсендә сөйләшүләрдә уңышка ирешмәкче.

Ике арада уңай үзгәрешләр

Соңгы ун елга якын Европа берлеге һәм Русия җитәкчеләре очрашулары киеренке уза килде. Бу беренче чиратта элекке советлар берлегенә караган кайбер илләрнең Европа берлегенә алынуы бәйле, шулай ук энергия базарында да бәхәсләр булгалады.

Әмма Лондондагы Европа берлегенең тышкы мөнәсәбәтләр белгече Эндрю Вилсон соңгы вакытта ике тараф арасында уңай үзгәрешләр булуын әйтә.

Ул Польша белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләрнең җылына башлавын билгели. Очкыч казасында Польша президенты Лех Качинский һәм дистәләрчә түрәләр үлгәч бу мөмкинлек тагын да артты кебек тоела.

Русиягә дустанә мөнәсәбәттә булган Испания белән Бельгиянең дә быел Европа берлегендә рәислек итүе Мәскәү өчен өстенлек бирә.

Гомумән соңгы вакытта Европа берлеге Русиядәге кеше хокуклары, Төньяк Кавказдагы хәлләргә кагылмаска тырыша.

Брюссельдәге Европа сәяси тикшеренүләр үзәге белгече Петр Качинский сүзләренчә, Европа Берлегендә дә, Русиядә дә глобаль проблемнарны хәл итү өчен тыгыз хезмәттәшлектә эшләргә кирәклекне аңлыйлар.

“Чөнки берәм-берәм булганда алар Кытай һәм Һиндстан кебек үсеш ала баручы державалардан артта кала”, ди ул.

Моны истә тотып алар Дондагы Ростовта “Модернизация өчен хезмәттәшлек” программын булдырмакчылар. Әмма бу хезмәттәшлекне һәркем үзенчә аңлау каршылыклары тудырырга мөмкин.

Вилсон исә бары ике тараф та моннан файда күрсә генә хезмәттәшлек мөмкин булачак дип саный.

Үзара визаны бетерү

Әмма әлеге модернизация хезмәттәшлегеннән дә бигрәк самитта Русия белән Европа берлеге арасында виза режимын бетерү мәсьәләсен карау мөһим булыр төсле. Мәскәү инде виза тәртибен бетерүне күптән тәкъдим итә. Бу хакта беренче тапкыр 2002 елны ул чактагы Русия президенты Владимир Путин әйткән иде. Әмма сәяси каршылыклар сәбәпле, бу мәсьәлә кичектерелә килде.

Хәзер Мәскәү белән Брюссель арасындагы мөнәсәбәтләр җайланды. Һәм гыйнварда Испания Европа берлегендә рәислек итә башлагач ярты ел дигәндә нәтиҗәдә виза режимын бетерүгә китерәчәк “юл харитасын” эшләргә вәгъдә итте. Аннары Италия тышкы эшләр министры Франко Фраттини визаны бетерү мәсьәләсен Европа берлеге шурасына тавыш бирүгә чыгачагын әйтте.

Әмма әле бүгенге Европа берлеге белән күбрәк хезмәттәшлектә булган Украина, Молдова һәм Грузиягә дә мондый мөмкинлек бирелгәне юк. Гәрчә Украина белән Молдова Европа берлеге илләре өчен виза тәртибен бетергән булса да.

Шуңа Брюссельдәге рәсмиләр самитта әле Русиягә “юл харитасы” гына тәкъдим ителер дип саный.

XS
SM
MD
LG