Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:51

Төрки академиядә татар галимнәре


Надир Дәүләт һәм Мирфатыйх Зәкиев президентлар белән янәшә

Надир Дәүләт һәм Мирфатыйх Зәкиев президентлар белән янәшә

Бу атнада Казакъстан башкаласында Төрки академия ачылышында татар галимнәренең катнашуы рәсми Астананың да татарларга хөрмәте зур булуын күрсәтте. Фәнни үзәкне Казакъстан һәм Төркия президентлары ачты. Астанада Халыкара Евразия корылтае узды.

Астанада төрки дөньясы галимнәрен берләштергән беренче фәнни-тикшеренү үзәге ачылды.

“Бу төрки халыклар арасындагы җепләрне тагын да ныгытачак тарихи бер вакыйга”, диде Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев академия ачылышында.
Яшьләребез үзләрен тынычлыкта яшәгән бай мәдәниятле дөньяның бер өлеше итеп хис итәргә тиеш...


Төрки академия каршында төрки халыкларның тарихын, мәдәниятен һәм телләрен өйрәнү үзәкләре, китапханә, музей һәм архив булдырылачак.

Галимнәр соңыннан үз эшләрен Халыкара Евразия корылтаенда дәвам итте. Корылтайда төрки дәүләтләрдән 350ләп галим катнашты. Алар арасында Татарстаннан Җәүдәт Миңнуллин, Мирфатыйх Зәкиев, Төркиядән профессор Надир Дәүләт бар иде.

Татар галимнәренә Астанада зур хөрмәт күрсәтелде, аларның урыннары түрдә булды.

“Яшьләргә телебезне өйрәтер өчен...”

Төркия президенты Абдулла Гүл үз чыгышында академияне ачу тантанасында катнашучыларны төрки дөньясы өчен мөһим бу вакыйга белән котлады.

“Төрки телләр һәм әдәбият галимнәр һәм белгечләр өчен генә түгел, яшьләр өчен булырга тиеш. Төрки яшьләр үзләрен тынычлыкта яшәгән бай мәдәниятле зур төрки дөньяның бер өлеше итеп хис итәргә тиеш”, диде Төркия президенты.

Шушы елның июнь ахырында Казакъстан башкаласы Астанада яңа уку йорты ачыла. Астананың яңа университеты дип аталачак бу уку йорты президент Нурсолтан Назарбаев исемен йөртәчәк һәм Һарвард, Оксфорд кебек югары дәрәҗәле университет булачак дип вәгъдә ителә. Яңа уку йортын оештыру эшендә АКШтагы Висконсин-Мэдисон университеты профессоры, татар галиме Юлай Шамилоглы да катнаша.

Татарстан югары уку йортларында да төрки дәүләтләрдән килгән студентлар укый. Бүгенге көндә Казанда Кытайдан татар һәм уйгыр студентлары, Төрекмәнстаннан, Казакъстаннан, Үзбәкстаннан яшьләр белем ала. Быел Татарстан югары уку йортларында укырга теләгән чит ил һәм Русия төбәкләрендәге татар яшьләре өчен өстәмә квоталар биреләчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG