Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:22

Капиталь төзекләндерү программасына эләкмәгән йортларны төзәтү фондын булдыру тәҗрибәсен Русиянең башка төбәкләрендә дә таратырга уйлыйлар. Бу уңайдан Казанга Русия түрәләре җыелды.

Алар арасында илнең “Торак коммуналь хезмәтен үзгәртеп коруга теләктәшлек итү фонды” башлыгы Константин Цицин, Федерация шурасы башлыгы урынбасары Александр Торщин, Дәүләт Думасының беренче вице-спикеры Олег Морозов һәм илнең 83 төбәгеннән түрәләр бар иде.

Билгеле булганча, соңгы ике елда Татарстанда тузган торакны төзәтү эшләре башкарылды. Хакимият 4500 йорт төзекләндерелде дип белдерде. Әмма республика президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, тагын 6 мең йорт начар хәлдә. Бу эшләрне башкару өчен Татарстанда капиталь төзекләндерү фонды төзелде. Бу фонд исә, күбесенчә халык хисабына эшли. Чөнки фатир хуҗасы һәр ай үз фатирының һәр квадрат метры өчен төзекләндерү эшләренә 5шәр сум түләп бара.

Халык канәгать түгел


Европада таралган бу алымны Казанда куллануны Русия түрәләре хуп күрсә дә, фатир хуҗалары арасында бу яңалыкны кабул итмәүчеләр дә бар. Бигрәк тә яңа йорт хуҗалары. Күптән түгел корылуына карамастан, мондый йортларда яшәүчеләр дә төзекләндерүгә квадрат метрыннан 5шәр сум түләп бара.

Мәсәлән, Казанда уртача зурлыктагы 1 бүлмәле фатир өчен айлык түләү кәгазенә күз салыйк. Биредә бинаны капиталь төзекләндерү, көндәлек төзекләндерү, йортның эчке ягын төзәтү, торбаларны, электр челтәрен карауга 500 сумга якын акча түләргә тиешләр. Бу гомуми айлык түләүнең дүрттән бер өлеше. Яңа йорт төзекләндерүгә мохтаҗ булмау сәбәпле, фатир хуҗалары билгеле моннан канәгать түгел.

Хөкүмәт акчаны сакларга вәгъдә итә


Казанда йортларны төзекләндерү белән шөгыльләнүче ширкәт башлыгы Кәүсәрия Матросова торак коммуналь тармагында халыкның битарафлыгына шакката. Аның фикеренчә, хакимият үткәргән бу программаны уңай кабул итәргә кирәк.

“Бүген йорт хуҗаларының берничек тә үзләренең хуҗа икәннәрен аңлыйсылары килми. 5шәр сумнан җыелган бу акчалар һәр йортның үзенә эшли. Әмма бу акчалар әле җитми дә. Хакимият бу мәсьәлә белән борчылып фонд оештырган икән, моңа сөенергә кирәк. Яңа йорт хуҗаларына да аңлату кирәк. Бу йортлар да бит 25-30 елдан искерә. Әмма ул вакытта инде, аны төзекләндерергә акча булмаячак. Фонд төзеп исә, халыкның бу акчалары аерым бер хисапта җыелып бара. Әлбәттә алар анда сакланамы, юкмы икәнен тикшерә алмыйбыз. Әмма хөкүмәт безгә шулай аңлата һәм ышанырга туры килә инде”, ди Кәүсәрия Матросова.

“Халык ни өчен акча түләгәнен дә белми”


Халыкта капиталь төзекләндерү өчен акчаны фатир хуҗасы үз теләге белән күпме бирергә, яисә бирмәскә дә мөмкин икән, дигән сүзләр йөри. Кәүсәрия Матросова моның белән килешә, әмма йортларның язмышын халык кулына гына калдырырга ярамый, ди.

“Торак кодексы буенча яшәүчеләр йорт белән үзләре идарә итү турында уйлап та карамый. Күбесе фатир өчен түләүләрне кая түләгәнен дә белми. Шулай тиеш дип кенә акчасын алып барып бирә. Әмма бу акчалар нинди эшләргә тотылганын халык белми. Шуңа да фатир хуҗаларына аңлату җитми”, ди Кәүсәрия Матросова.

Константин Цицин исә, Русиядә тузган торакны төзекләндерүгә 238 миллиард сум тотылганын әйтә. Быел бу максатларга Русия бюджетына өстәмә10 миллиард сум кертелгән. Әлеге акчалардан Татарстанга да зур өлеш чыгуы көтелә. Цицин торакны төзекләндерү буенча Татарстан белән Новосибирски өлкәсен уңай мисал итеп ассызыклый. Бу тәҗрибәне башка төбәкләрдә дә кулланырга кирәк, ди ул.

XS
SM
MD
LG