Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:22

Камал театрында балаларны халыкара яклау көне уңаеннан үткәрелгән концертта җыелган акча 6 яшьлек Мәрьямне дәвалау өчен тотылачак. Табибларның ялгышы аркасында ул бөтенләй ишетми һәм сөйләшми.

1 июньдә Камал театрында булачак хәйрия концертына барлык билетлар сатылып беткән очракта да 320 мең сумлап кына акча җыелачак. Оештыручылар әйтүенчә, Чаллыда яшәүче Мәрьям Мөхәммәтовага операция ясау өчен 1 миллион сум акча кирәк. Тернәкләнү исә тагын 300 мең сумга төшәчәк.

Мәрьямга ярдәм итү мөмкинлеге зуррак булсын өчен Хәйрия концерты үткәргәнгә Камал театры да аренда өчен акча алмаячак. “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, Русиянең төрле төбәкләреннән Казанга бу чарага җырга-моңга оста балалар киләчәк, күренекле җырчылар да чыгыш ясаячак. Алар да хәлне аңлап акча сорамаган.

Гарип балалар да сәхнәгә чыгачак

“Салаватны бик яраткан бер бала бар. Ул Руслан исемле. Түбән Камада яши. Салават ярдәм иткәннән соң ул аның җырларын җырлый башлады. Руслан церебраль паралич белән авырый. Арбада утыра. Салават аңа аппаратура алып бирде. Менә бу концертта алар икәүләшеп “Шөкер, Ходай” дигән җырны башкарачаклар.

Чаллыда яшәүче күрми торган Дарина исемле кыз бар. Ул безнең “Җырлы-моңлы балачак” фестивалендә катнашкан иде. Римма Ибраһимова белән бергә җырлаячак. Менә шундый дуэтлар да булачак.

Бу концертта балачакта язмышлары авыр булган шәхесләр дә катнаша. Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакировның да сөйләрлек әйберләре бар.

Һәм Бөтен Русиядән “Җырлы-моңлы балачак” бәйгесендә катнашкан иң яхшы башкаручыларны чакырдык. Алар 21 бала. Бу чара әлеге бәйгенең йомгаклау концерты да булып торачак”, ди Айтуганова.

Әлеге Хәйрия концертына багышланган матбугат очрашуы вакытында Татарстандагы 35 районның башлыгы ярдәм кулы сузарга вәгъдә иткәнлеге дә әйтелде.

Ачның хәлен - тук белми

Күренекле җырчы Салават Фәтхетдинов сүзләренчә, аларның вакыфында балалардан ярдәм сорап язылган бер кочак хат ята. Ә Мәрьям Мөхәммәтова иң авыр хәлдәгеләрнең берсе. Мәрьямга 17 июльдә 7 яшь тулачак. Бер яшьлек вакытта бик каты пешкәннән соң ул реанимациягә эләгә. Бүген ике колагы да ишетми һәм сөйләшә алмый.

Салават Фәтхетдинов
Хәйрия концертын оештыручылар әйтүенчә, табиплар дәвалаганда ялгыш җибәргән. Мәрьямны дөрес дәваламаган өчен, кызга кирәк ярдәмнең бер өлешен әлеге хастаханә үз өстенә алмас микән, дигән сорау да туарга мөмкин.

“Нинди илдә яшәгәнне беләсез бит. Алар белән невозможно (мөмкин түгел – Н.А.). Бөтен өмет ихлас күңелдән ярдәм итә торган, ярдәмне аңлый торган гади кешеләрдә. Минем игелегем үземә әйләнеп кайтсын, минем балаларым, аларның балалары күрмәсә ярар иде, дип уйлаган кеше генә ярдәм итә ала”, ди Фәтхетдинов.

Акчалы байларның хәйриягә атлыгып тормауларын да, күп очракта кереме әллә ни зур булмаганнарның чын күңелдән ярдәм кулы сузуларын да әйтеп китте ул. “Ачның хәлен - тук белми”, ди Салават Фәтхетдинов.Шулай да җырчы Татарстанны Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда иң күп хәйрия кылучы республика буларак та атады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG