Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:04

ТАССР оештырылуның 90 еллыгы уңаеннан Татарстанда яшәүче төрле милләт оешмалары башта бәйрәм парады, Камал театры янында тамаша оештырды. Милләтләр йөрешендә алдан татарлар, аннан руслар атлады, алардан кала марилар, удмуртлар, чуашлар, башкортлар һәм башкалар килде.

“Татарстан – уртак йортыбыз” бәйрәмен Татарстан халыклары Ассамблеясе оештырды. Парад Татарстан халыклар дуслыгы йорты урнашкан Островский урамында башланып китте. Татарлар гармун уйнады, түбәтәйле, калфаклы мәктәп балалары шарлар күтәреп барды. Мари һәм удмуртлар үзләренең халык җырларын җырлады, биеп тә барды. Үзбәкләр быргыда уйнап, халыкны җәлеп итте. Йөрештә барлыгы 28 милли-мәдәни оешма катнашты.

Халыклар парадының сәяси ягы да бар

Ассамблеянең башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров фикеренчә, халыклар парадының сәяси ягы да бар. Ул Татарстанның дәрәҗәсен, мөмкинлекләрен, Русия төбәкләре, чит илләр белән килешүләр төзеп, уңышлы эш алып баруын күрсәтә.

“Монда иң беренче чиратта Татарстанның 90 ел эчендә нинди дәрәҗәгә менүен, уңышларга ирешүен онытмаска кирәк. Күпмилләтле Татарстанда төрле милләтләр бер-берсен аңлый, күрә, ишетә белә. Мисал өчен, халыклар йөрешендә марилар, чуашлар, гарәпләр - барасы да көлеп, шаярып барды. Алар биредә үзләренең тигез хокуклы булуларын белеп яши. Татарстанга чит илләрдән, башка төбәкләрдән килеп ватандашлык алучылар да күп”, ди Владимиров.

Татарлыкка басым ясалды

Камал театры янында уздырылган бәйрәм тантанасында Татарстан халыклары Ассамблеясе җитәкчесе, Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин котлау сүзендә Татарстанда яшәүче 115 милләт вәкилләренең телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклау өчен барлык мөмкинлекләр тудырыла дип белдерде.

“Бәйрәм уңаеннан район һәм шәһәрләрдә 90 ел дәвамында республикабыз үсешенә өлеш керткән җитәкчеләребезгә, халкыбызга рәхмәт әйтәбез”, диде Мөхәммәтшин.

Татарстан халыклары Ассамблеясе җитәкчесе тәбрикләү сүзеннән соң рәт-рәт булып торган төрле милләт вәкилләре белән исәнләшеп чыкты. Түбәтәйле кечкенә малай янына килеп: “Татар малае!” дип, аның белән рәсемгә төште.

Татарстан Мәскәү эшләмәгәнне эшли

Бәйрәм тамашасы Арча, Мөслим районнарыннан килгән татар ансамбльләре чыгышы белән башланып китте. Концерт исә татар һәм рус телләрендә алып барылды. Гомумән, бәйрәмдә татарлыкка зур басым ясалуы ачык сизелде. Моны Ассамблея җитәкчесе дә яшерми.

“Парадта иң алдан татарлар барды. Чөнки бу бәйрәм Татар совет республикасының 90 еллыгы уңаеннан оештырылды бит”, ди Николай Владимиров.

Соңгы елларда Русиядә барлык милләтләр хуплаган, илне дә җыеп торган уртак фикер эзләү бара. Әмма Мәскәү галимнәренең “россиян” атамасын төбәкләр хуплап бетерми. Татарстан халыклары Ассамблеясе дә милләтләрнең үзенчәлеген саклау яклы.

“Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә милләтләр эшләрен карый торган дәүләт органы булырга тиеш дип әйткәне бар. Татарстанда халыклар каршылыгы сизелмәсә дә, Русиядә бу мәсьәләләрне тикшерә торган министрлык кирәк”, ди Владимиров.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG