Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда ике мәчеткә һөҗүм: 70 кеше үлде, 2000 кеше тотык итеп алынды


Пакстанның Лахор шәһәрендә әхмәдиләр мәчетләре янында шартлаулар булып кимендә 70ләп кеше үлде. Террорчылар ике меңләп кешене тотык итеп алган.

Исламның Әхмәди хәрәкәте XIX гасырда Һиндстанның Пәнҗәб вилаятендә барлыкка килгән. Хәзер аларның вәкилләре Европа, Азия, Көньяк һәм Төньяк Америка, Африка һәм Австралиядә бар. Бу төркемгә Мирза Голәм Әхмәд нигез салган.

Әхмәди мөселманнары террорны кире кага һәм исламда җиһадка урын юк дип саный.

Пакстанда әхмәдиләр хәрәкәте вәкилләренә басым ясала.
XS
SM
MD
LG