Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:08

Бакыев туганнарын табарга ярдәм өчен акча түләнәчәк


Кыргызстанның вакытлы хөкүмәте башлыгы Роза Отунбаева хакимияттән төшерелгән президент Корманбәк Бакыев туганнарын табарга ярдәм итүчеләргә түләү турында фәрманга кул куйды. Түләнәчәк акчаның күләме хәбәр ителми.

Бакыев 7 апрель канлы бәрелешләр нәтиҗәсендә хакимияттән төшерелде. Көч куллануда 80нән артык кеше һәлак булды. Бу хәлләрдән соң Бакыев үзе һәм аның гаиләсенең бер өлеше илдән Казакъстанга китте. Аннары Бакыев президент Александр Лукашенко чакыруы белән Беларуска барды.

Вакытлы хөкүмәт Бакыевка, аның туганы – президентның иминлек көчләре башлыгы Җанышка һәм олы малае Маратка “күпләп үтерүдә” гаепләү белдерде.

Бакыевның икенче малае – Максим – финанс җинаятьләрдә гаепләнә. Аны әтисе президентлыгы чорында 70 миллион доллар үзләштерүдә гаеплиләр.

XS
SM
MD
LG