Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:40

Татар галимнәре башкорт галиме Әнвәр Әсфәндияровның “Минзәлә башкортлары” китабына карата үз фикерләрен җиткерсә, автор үзе дә фәнни тикшеренүләренә калкан куеп, Башкортстанда татарлашкан башкортлар бихисап дигән тәгълиматын яклавын дәвам итә.

Әнвәр Әсфәндияровның гыйльми тикшеренүләре, китаплары татар галимнәре тарафында каршылыклы фикерләр, хәтта ки, катгый ризасызлык уята. Башкортстанның төньяк-көнбатыш төбәкләрендә, алай гына да түгел, ә Татарстанның Актаныш, Минзәлә, Бөгелмә, Сарман районнарында да элек башкортлар яшәгән, хәзер алар татарлашып кына беткән дигән тәгълиматын Әнвәр Әсфәндияров туксанынчы еллардан бирле җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итә.

Актанышта туып үскән Татарстанның элекке президенты Минтимер Шәймиев Башкортстанда узган халык исәбен алуда татарларны башкорт дип хәрәмләшеп язулар булды дип әңгәмә биргәч, Әнвәр Әсфәндияров та җавапсыз калмаска булган. Уфада башкорт телендә чыгучы рәсми “Башкортстан” газетының 28 май санында башкорт галиме гаять зур күләмле әңгәмә биргән, тулы бер биттән дә артык шушы сөйләшүне башкорт журналисты һәм шагыйрәсе Лариса Абдуллина оештырган.

Әнфәр Әсфәндияров “Шәҗәрәле халкыбыз, шәҗәрәле җиребез” дип исемләнгән бу әңгәмәдә янә дә Башкортстанның төньяк һәм көнбатыш районнарында, шулай ук Татарстанның көнчыгыш төбәгендә татарлашкан башкортлар яши дигән фикерләрен кабатлый. Үз фикерләрен ныгыту барышында ул танылган татар галиме Марсель Әхмәтҗановның хезмәтләрен кискен кире кага һәм аларны “уйдырма” дип бәяли.

“Башкорт шәҗәрәләрен үзләштереп, аларны татар шәҗәрәләре итеп күрсәтә М. Әхмәтҗанов”, ди Әнвәр Әсфәндияров һәм моңа үзенең каршы мисалларын китерә. Әлеге “Башкортстан” газетындагы әңгәмәдә әйтелгән фикерләр дә күп бәхәсләр уятыр, әлбәттә.

Халык исәбен алу вакыты якынайган саен Башкортстан рәсми матбугатында бу темага язмалар һәм фәнни хезмәтләрдән өзекләр һаман саен күбрәк урын ала. Тик шунысы күзгә ташлана, башкорт газетларында да, татар басмаларында да фәкать башкорт галимнәре хезмәтләренә генә урын бирелә. Ә менә аларга каршы үз фикерләрен әйтергә теләгән татар галимнәре бу мөмкинлектән мәхрүм. Шуңа күрә татар милли оешмалары бу хәлдә без урамга чыгып пикетларда гына үз фикеребезне әйтә алабыз, дип белдерә.

Татар милли оешмалары алдагы җанисәпкә әзерлек мәсьәләләренә багышлап май азагында фәнни-гамәли конференция оештырмакчы иде. Әмма бу чара, кайбер әзерлек эшләрен төгәлләү өчен, июнь аена күчерелгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG