Accessibility links

Кайнар хәбәр

YouTube аша танылган Налич Евровидениеда чыгыш ясый


Шимбә көнне Норвегиядә узачак Евровидение җыр бәйгесендә Русия исеменнән Петр Налич чыгыш ясый. Аның исемен җәмәгатьчелек беренче тапкыр өч ел элек ишетте. 2008 елда җиңгән Дима Билан белән чагыштырганда Налич киеме, үзен тотышы белән шактый гади күренә.

Осло шәһәрендә узачак Евровидение финалында быел 25 илдән җырчылар катнашачак. Русия исеменнән чыгыш ясаячак Петр Налич 3 ел элек YouTube ка үз башкаруында “Guitar” җырын урнаштырганнан соң аның белән кызыксыну кинәт кенә артты. Бу видеоклип үзешчән, шактый гади генә булса да күпләр аны бер карауда ошатты.



Осло шәһәрендә исә Налич һәм аның төркеме инглиз телендә “Югалган һәм онытылган” дигән салмак хисчән җыр башкарачак.

Налич бу атнада бәйгенең ярым финалында гади генә, хәтта көндәлек диярлек киемдә, муенына кара шарф бәйләгән килеш чыгыш ясады. Русиядән булган элекке катнашучыларны шактый шыпырынган килеш күрергә ияләшкәнгә Наличның гади генә чыгышы күпләр өчен көтелмәгән хәл булды.



2008 елны Русияне тәкъдим иткән Дима Биланның чыгышы вакытында скрипкада уйнаучы булуы һәм Олимпия чемпионы Евгений Плющенконың сәхнәдә бозда шуу гаҗәеп тамашасыннан соң Наличның бу чыгышын күпләр бик гади дип тапты.

Билан да әлеге җыр Евровидение бәйгесендә катнашырлык дәрәҗәдә көчле түгел дип әйтте.

Әмма Налич алар Евровидениеда җиңү яуларга мөмкинлегендә ышана.

“Мин безнең чыгышта җитешсез яклар юк дип саныйм. Җыр яхшы. Шулай ук без аны яхшы башкарабыз. Җырлау ягыннан барлык эшли алганны эшләдек дип бәялибез. Калганы да барысы да әйбәт. Әллә ни күзгә ташланырлык түгел, әмма мөлаем”, ди ул.

Элекке Совет илләре бәйгегә зур мәгънә сала

Евровидениеда җиңү элекке Советлар берлеге илләренең күпчелеге өчен зур казаныш санала. 1956 елны башланган бәйгене хәзер ел саен телевизор алдында 100 миллионнан артык кеше күзәтә.

Әлеге бәйге күбрәк поп музыка стилендә уза дип аны тәнкыйтьләүчеләр булса да, Налич анда шактый оста җырчылар катнашуын әйтә. Аның төркеменең стиле хәтта бу бәйгегә туры килеп бетми дип әйтүчеләр дә булды. Әмма Налич моның белән килешми.

“Чынлыкта бу яхшы җырчылар катнашындагы җитди көрәш. Анда шактый сәләтле, кызыклы кешеләр катнаша. Узган бәйгеләрдә ничек булгандыр, әмма быел музыка бик төрле. Без ниндидер ак карга кебек күренәбез дип әйтә алмыйм”, ди ул.

Налич үзенең музыкаль юнәлешен төрле жанрлар, ABBAдан алып Beatles, опера, һәм Русия, Украина, Балкан халык җарлары катнашмасы дип әйтә.

Күпләр сәхнәдә яңгыраячак поп музыка арасында аның җырлавы бер үзенчәлек буларак кабул итәр мөгаен.

Наличны бик тиз таныткан Guitar җыры да гади камера белән аның Мәскәү янындагы бакчасында төшерелгән.

Бу үзенчәлекле җырчы белән кызыксынып, Русия башкаласының бер клубында узган концертка мәскәүләр ишелеп килде.

Налич үз сайтыннан бушка җырларын күчерергә дә тәкъдим итте. Һәм нәтиҗәдә ул һәм аның төркемен Мәскәүдә шактый яратып өлгерәләр.
XS
SM
MD
LG